Казан гимназиясендә атыш буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерүчене акча үзләштергән өчен кулга алганнар

Мәскәүдә Россия Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсе оешкан җинаятьчел төркем эшчәнлеген һәм узган еллардагы җинаятьләрне тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Избенконы ике айга кулга алганнар. Ул аеруча зур күләмдә акча исраф итүдә гаепләнә. Бу хакта “ТАСС” үз чыганагына таянып яза.

“Суд гаепләнелүче Избенко Александрга 1 ай да 16 тәүлеккә, ягъни 2023 елның 12 декабренә кадәр сак астына алу рәвешендә җәза чарасын сайлады”, – диелгән хәбәрдә.

Документта җитәкче урынбасарының ни өчен гаепләнелүе әйтелмәгән. Ләкин Тикшерү комитетының югары дәрәҗәдәге хезмәткәренең аеруча зур күләмдә акча исраф итү яки үзләштерү буенча ике җинаять очрагына бәйле рәвештә гаепләнелүе күрсәтелгән. Карарда шулай ук бу эштә тикшерү әлегә ачыкларга өлгермәгән башка кешеләрнең дә катнашкан булуы турында әйтелгән.

Избенкога карата эш 12 октябрьдә Россия Тикшерү комитеты рәисенең беренче урынбасары Эдуард Кабурнеев тарафыннан кузгатылган. Әмма гаепләнелүче 26 октябрьдә генә тоткарланып, соңыннан кулга алынган.

Избенконың җәмгыятьтә шау-шу тудырган күп кенә җинаять эшләрен тикшерүдә катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. Әйтик, ул 2021 елда Казанның 175нче гимназиясендә укучыларны атып үтерү турында эшне тикшергән.


Фикер өстәү