3 ноябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Муса Җәлилгә һәйкәл

1966 елның 3 ноябрендә Казанда Муса Җәлилгә һәйкәл ачыла. Ул Казан Кремленең Көньяк фасады янында Шәһәр Думасы һәм Татарстан Республикасы Милли музее биналары каршында урнаштырыла. 1894-1918 елларда бу урында Александр II һәйкәле торган. 1974 елда скульптура дәүләт әһәмиятендәге һәйкәл буларак сакланырга тиешле РСФСР мәдәният һәйкәлләре исемлегенә кертелә.

 Рус-монгол килешүе

1912 елның 3 ноябрендә Ургада (Улан-Батор) Тышкы Монголия автономиясен тану турындагы рус-монгол килешүе имзалана. Тышкы Монголия автономиясен танып, патша хөкүмәте «ул урнаштырган автономияле төзелешне саклап калуга ярдәм итәргә» бурычлы була.

Эт космоста

1957 елның 3 ноябрендә «Спутник-2» Лайка исемле эт белән космоска оча. Бу экспериментның тарихы 1948 елның ахырында башлана. Сергей Королев инициативасы белән тере организмның ракета очышы шартларына реакцияләрен билгеләү буенча эш башлана. «Биологик объект» итеп эт сайлана.

 Парижда ЮНЕСКО биналары комплексы ачыла

1958 елның 3 ноябрендә Парижда ЮНЕСКО биналары комплексы ачыла. Ансамбль өч бинадан тора: секретариат, пленар утырышлар йорты һәм даими вәкиллекләр корпусы.

 Әлмәт шәһәре

Нефть ятмалары ачылу һәм эшкәртелү белән бәйле рәвештә, 1953 елда Әлмәт (Альметьево) эшчеләр поселогы республика әһәмиятендәге Әлмәт (Альметьевск) шәһәренә үзгәртелә. Әлмәт – Татарстанның иң эре нефть сәнәгате үзәге.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү