Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Газзә секторы халкына ярдәм җыю башланды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Газзә секторы халкына гуманитар ярдәм җыю үзәге оештырылды.

Татар мөселманнары Диния нәзарәте Мисырның «Кызыл ярымай» оешмасы белән берлектә зыян күрүчеләргә кирәкле азык-төлек һәм кирәк-ярак исемлеген төзегән. Халыктан азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары кабул итәләр. Тулы исемлек ярдям.рф сайтында урнаштырылган.
Ярдәмне 3 ноябрьдән кабул итә башлаячаклар. Артык зур булмаган кирәк-яракларны «Ярдәм янәшә» хәрәкәтенең офисына (Патрис Лумумба урамы, 4 йорт, 112 кабинет) китерергә мөмкин. Зур әйберләрне Мәҗит Гафури урамы, 4б йорт адресы буенча кабул итәләр.

Гуманитар ярдәмне иртәнге сәгать тугыздан кичке бишкә кадәр китерергә мөмкин. Тулырак мәгълүматны «Ярдәм янәшә»нең рәсми сайтына кереп яки 8(843)2731672, 88003500216 номерлары аша «кайнар элемтә» телефонына шалтыратып белешергә мөмкин.

Моннан тыш, гуманитар ярдәмне Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» фондында да кабул итәләр. Телефоннары: 8(843) 225 33 22.

Кирәк-яраклар исемлеге монда.


Фикер өстәү