Кремльдә Владимир Путинның киңәшмәләрне ни өчен бик соң үткәрүен аңлатканнар

Соңгы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин журналистлар чакырыла торган ачык чараларны бик соң – кич белән яки төнлә үткәргән. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков чараларның шулай бик соң үткәрелүе сәбәбенә ачыклык керткән.

“Президентның эш графигы киеренке булуга бәйле бу. Сез күргәне – аның ачык өлеше генә”, – дип аңлатып үткән ул журналист Павел Зарубин белән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, Путинның графигы асылда, ябык чаралардан тора. Болар – очрашулар, эчке киңәшмәләр, телефон аша сөйләшүләр, документлар белән эшләү. Моннан тыш кич белән узган киңәшмәләрнең бер өлеше башта зур гына әзерлек эшен таләп иткән.

“Президент, әйтик, икътисад буенча мөһим киңәшмәләр алдыннан еш кына аерым очрашулар үткәрә, телефон аша нәрсәләрнедер килештерә. Боларның барысы да вакыт таләп итә”, – дигән дәүләт башлыгының матбугат секретаре.

Песков әйтүенчә, Президент кайвакыт төнге 12дән соң да эшли.


Фикер өстәү