«Шаян ТВ» телеканалына ике яшь: сыйфаты яхшыра, эчтәлеге байый, караучылар саны миллионнар белән исәпләнә

12 ноябрь — “Шаян ТВ” балалар телеканалының туган көне. Эфирга тәүге тапкыр 2018 елда чыккан яшь канал ике ел эчендә ниләр эшләп өлгергән? Киләчәккә хыял-максатлары нинди? Юлларында очраган кыенлыкларны ничек җиңә алар? Бу хакта матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Төгәл ике ел элек, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның хәер-фатыйхасы белән, “Шаян ТВ” телеканалы эфирга чыга башлый. Шул вакыттан бирле аны караучылар саны 14,6 миллионнан артып киткән.
– Каналның төп максаты – кызыклы тапшырулар, проектлар аша татар телен популярлаштыру, аңа карата кызыксыну уяту. Безнең балалар милли, шул ук вакытта заманча тәрбия алып үсәргә тиеш, – дип сөйләде “Шаян ТВ”ның башкарма директоры — баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова.
“Шаян ТВ”ның алып баручылары һәм төрле проектларның идея авторлары – балалар үзләре. Бүген каналның 35 төп алып баручысы бар икән. Зилә Хәбибуллина – шуларның берсе.
– Иң мөһиме – теләк булу. Мин монда “Татарстан – Яңа Гасыр” каналындагы “Җырлы-моңлы балачак” проекты аша килеп эләктем. Безнең мөмкинлекләр бик күп: һәр идеяны тыңлыйлар, ярдәм итәләр, өстәвенә, “Шаян ТВ”ның YouTube хостингындагы каналы да бик актив эшли. Кыскасы, һәркемгә эш табыла, – дип уртаклашты ул.
“ШАЯН ТВ” каналының дубляж студиясе җитәкчесе Роза Әдиятуллина телеканалда эшләүче балаларның татарча яхшы аралашуын, фикерли белүен искәртте:
– Бу мохиттә кайнаучы балаларны теле шомара, фикерләү сәләте арта. Без моңа бик сөенәбез, – диде ул. – Уңышлы гына эшләүче дубляж студиясендә төрле телләрдән мультфильмнар тәрҗемә итәбез, балалар үзләре тавышландыра. Бу процесс аларга гына түгел, үзебезгә дә бик кызыклы.
Каналның баш мөхәррире, тапшырулар эшләгәндә дә, балаларның фикерләренә колак салуларын искәртте:
– Нинди генә яңа проектка алынсак та, ике төркем белән эш итәбез. Беренчесе – балалар үзләре, икенчесе – мөгәллимнәр, галимнәр һәм башка белгечләрдән җыелган төркем. “Шаян ТВ”ның хуҗалары – балалар, үзләренә ни кирәклеген үзләре генә беләләр, – диде ул.
Очрашуда “Шаян ТВ”ның яңа проектларына да тукталдылар. Алар арасында “Яраткан шигырь”, “Тәртипле бул!”, “Кызыклы фактлар” һәм башка тапшырулар бар.
– Шушы ике ел эчендә ирешкән уңышларыбыз турында да әйтми мөмкин түгел. Узган ел “Карусель” телеканалы үткәргән “Главнгые герои – 2019” милли балалар премиясе бәйгесендә “Ел ачышы” номинациясендә җиңдек. Быел исә “ТЭФИ-KIDS 2020” милли-телевизион премиясе финалисты дипломына лаек булдык. Моның белән генә туктап калырга җыенмыйбыз! – дип өстәде Рамилә Сәхабетдинова.
Һәр уңыш кыенлыклар аша килгән кебек, “Шаян ТВ”ны да борчыган мәсьәләре бар. Иң зурысы – үз телебездә ясалган анимацион мультфильмнар булмау.
– Татарча мультфильмнарны бездән тәлап итәләр. Тик без – анимацион студия түгел, без – аларны эфирга чыгаручы гына. “Шаян ТВ” махсус студияләр белән хезмәттәшлек итәргә һәрвакыт әзер. Бергә эшләгәндә генә татар теленең дәрәҗәсен күтәрә алабыз, – диде бу хакта Рамилә ханым.
Моннан тыш очрашуда зәңгәр экраннар аша таныласы килгән һәр баланы “Шаян ТВ” телеканалының үзендә күрергә әзер булуын да әйттеләр. “Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, сезнең теләк кенә кирәк”, — дип искәртте каналның башкарма директоры.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү