Кәбисә елында өйләнешергә ярыймы?

SOCI 24 порталы мәгълүматларына таянып, 2024 елның ни өчен кәбисә елы булуы турында аңлатабыз, шуңа бәйле кайбер хорафатларга һәм үзенчәлекләргә тукталып үтәбез.

2024 ел – кәбисә елымы?
Моны исәпләп чыгаруның гади генә кагыйдәсе: ел саны 4кә калдыксыз бүленергә тиеш. 2024 шулай бүленә, димәк ул – кәбисә. 2024 елның феврале гадәттәгедән бер көнгә озынрак – 28 түгел, ә 29 көн булачак, дигән сүз бу.

Кәбисә елы каян килә?
Календарьдагы төгәлсезлекләрне бетерү өчен кертелгән ул. Җир бер ел эчендә Кояш тирәли 365 көн дә 6 сәгать әйләнә. Ә безнең календарь 365 көннән генә тора. Дүрт елдан соң бер көнгә тула бу. Шушы “артык” вакытны исәпкә алып, февральгә бер көн өстәлә.

Кәбисә елында туганнарның туган көннәре
29 февральдә туучылар туган көннәрен дүрт елга бер тапкыр гына уздыра. Ә кәбисә булмаган елларда нишләргә? Гаилә традицияләренә, туу вакытына карап, йә 28 февральне, йә 1 мартны сайларга туры килә.

Кәбисә елында өйләнешү
Кайбер хорафатларга караганда, кәбисә елында өйләнешергә ярамый, чөнки бәхетсезлеккә, аерылышуга китерергә мөмкин. Әмма статистика күрсәткәнчә, кәбисә елында өйләнешеп аерылышучылар саны башка еллардагыдан аерылмый. Димәк, 2024 елда тыныч кына туйга әзерләнергә мөмкин, дигән сүз.

Кәбисә елында нәрсәләр эшләргә ярамый?
Кәбисә елына бәйле бик күп хорафатлар яшәп килә. Шуңа күрә мондый елларда җитди адымнар ясаудан шикләнүчеләр байтак. Әйтик, кайберәүләр кәбисә елында күчемсез милек сатып алырга яки сатарга, эш алыштырырга, бизнеска керешергә, кыйммәтле әйберләр сатарга, шулай ук озакка сузылырдай мөһим эшләр планлаштырырга ярамый дип саный.

Әмма бәхетебез һәм тормыштагы уңышларыбызның календарьгә түгел, бәлки үзебезгә бәйле икәнен онытмасак иде, дуслар!


Фикер өстәү