Татарстанда халык арасында иң күп кулланылган популяр сүзне ачыклаганнар

«Мәхәббәт» 2023 елдагы иң популяр сүз дип танылган. Бу хакта «ПромРейтинг» агентлыгы белгечләре укучылар арасындагы сораштыруларга сылтама белән хәбәр итә.

«Мәхәббәт» сүзе позитив, шул ук вакытта үзендә тривиальлек төсмерләре юк. Аны кулланганда сүз гаилә һәм чит кешеләр, дини аспектлар, әйләнә-тирә дөньяга, Туган илгә һәм тарихка карата мөнәсәбәт турында барырга мөмкин. «Мәхәббәт» кешеләргә бәйлелек, шулай ук хезмәткә, аның җимешләренә, традицияләренә һәм ата-бабаларыбыз мирасына карата хис буларак аңлатыла ала», — дип шәрехләделәр белгечләр.

Шунысы кызык, Татарстанда иң популяр сүзләр бишлегенә шулай ук «матурлык», «тынычлык», «дуслык» һәм «җиңү» сүзләре дә кергән.

 


Фикер өстәү