2023 елда «Хозур» нәшрияты 255 меңнән артык тираж белән 100гә якын китап бастырды

2023 елда мөселманнар арасында дини гыйлем тарату, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм өммәтнең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүнең мөһим факторы буларак укуга кызыксынуны арттыру максатыннан, «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан 96 төрле китап, шул исәптән, татар дини мирасына караган 15 басма дөнья күрде. Аларның гомуми тиражы 255 000 данә тәшкил итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шунысы игътибарга лаек, аларның яртысыннан артыгы – яңадан нәшер ителгән бестселлерлар, алар мөселман укучылары арасында үз популярлыгын югалтмыйча, укучылар өчен һаман кызыклы булып кала бирә. Мондый китапларга «Зубдатуль-Бухари», «Клад для маленьких мусульман», рус һәм татар телләрендә «Намаз уку тәртибе» һәм «Гыйбадат Исламия», «Девяносто девять вопросов о Рае», «Семьдесят пять вопросов об Аде», «Ислам дине нигезләре» һәм башкаларны кертергә мөмкин.

Шул ук вакытта 2023 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты уникаль басмалар да нәшер итте. Алар арасында татар дини-илаһият мирасына караган хезмәтләрнең тәрҗемәләре (шул исәптән Муса Бигиевның «Тасхих расм әл-Коръән», Ризаэтдин Фәхретдиннең «Коръән вә табагат», Морад Рәмзинең «Коръән газыймуш-шанның төркичә-татарча тәрҗемәсе» һ.б.), шулай ук хәзерге заман авторларының китаплары бар.

«Хозур» нәшрият йортында барлыгы 10 ел эчендә гарәп, рус, татар һәм иске татар телләрендә барлыгы 1115 мең данәдән артык дини, тарихи, фәнни әдәбият дөнья күрде. Һәр басма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Эксперт советы тарафыннан тикшерү аша уза.

 


Фикер өстәү