Яңа ел кичендә (Гыйбрәтле хикәя)

Яңа ел бәйрәмен яратмый Язгөл. Ире Ирнис вафат булганга унөч ел үтсә дә, ул төннең үкенечле хатирәләре һич тоныкланмый. Йөрәгендәге җәрәхәте дә һич җөйләнергә җыенмый: ә яңа ел җиткәндә ул тагын да ныграк сулкылдый башлый.

  • Әни, син риза булсаң, быел Яңа елны бездә, шәһәрдә каршылыйк әле, – диде соңгы кайтуларында кызы Алсу. – Энемнәр риза, син дә риза булсаң…
  • Мин сезгә болай да ничә ел әйтәм инде, кайтып йөрмәгез, шәһәрдә генә каршылагыз, авылда ни үзегезгә, ни балаларга бер яме, кызыгы юк, дим. Аннан соң минем Яңа елны бәйрәмгә санамавымны беләсез бит.
  • Юк инде, синнән башка ничек каршылыйк ди… Безгә синең белән бергә күңелле. Ярар, безгә килергә теләмәсәң, авылга үзебез кайтабыз.

Балаларының бөтен теләге аны авылдан, өеннән кузгату икәнен белсә дә, аңламаганга сабышып, Язгөл: «Ярар, ярар, мин барам. Балаларга да күңелле булыр», – дип, аларны сөендерергә ашыкты.

Елның соңгы көне иртәдән бик матур булырга охшаган иде. Унбиш-егерме градус тирәсе салкын, чалт аяз, кояшлы көн. Яхшы кәеф белән калага юл тотты Язгөл. Юлга чыккан саен, ярый әле иремнең «Нива»сын сатмаганмын, кешегә ялынып тормыйм, барасы җиремә үз көемә барам, дип сөенә ул. Правасын күптән алган булса да, Ирнис исән чакта бер тапкыр да рульгә утырмады. Әтисе үлгәч, улы мәҗбүриләп диярлек машинага утырырга күндерде. Җәйге ялында авылга кайтып, Язгөл янына утырып, көнгә әллә ничә тапкыр басу-кырларны әйләнеп, тәки әнисен тәвәккәлләргә  мәҗбүр итте. Менә инде ничә еллар машинасына утырган саен улына рәхмәт әйтеп туя алмый.

Бу юлы да калага мәшәкатьсез генә барып җитте. Ул барып кергәндә, балалар, оныклар бергә җыйналган, үзләренчә пешеренәләр, турыйлар, кыскасы, бәйрәмгә әзерләнәләр иде. Дәү әниләрен күреп, балалар бигрәк тә сөенде. Бүләк-күчтәнәчләрен дә күрсәттеләр, тәмлүшкәләр белән дә сыйладылар. Авыл Кыш бабае җибәргән күчтәнәчләр өчен  бөтенләй үрле-кырлы сикерештеләр. Оныклары белән мәш килеп, көннең кичкә авышканын да сизми калды Язгөл. Тик шәһәрдә урам утлары яну белән эчендә нәрсәдер сулкылдап-сулкылдап сызлый башлады. «Кайтам!» дип купкан күңелен балалары да, оныклары да туктатып кала алмады.

  • Көне дә әйбәт, сиксән чакрымны бер сәгать дигәндә кайтып җитәм. Балалар, күңелем тыныч түгел, үпкәләмәгез, – дип юлга кузгалды ул.
  • Әни, МЧСтан әле генә телефонга хәбәр килде, көчле буран якынлаша, ерак юлга чыкмагыз, дигәннәр…
  • И, кызым, шул хәбәргә ышанып утырасыңмы? Ике көннең берендә килә бит шундый смс. Чалт аяз көн иде, эңгер-меңгер булганга гына шулай караңгы кебек тоела.

Тик, юлга чыгып, ярты сәгать үттеме-юкмы, әллә кайдан гына күз ачкысыз буран чыкты. Күрәсең, кичке караңгылык белән күкне болыт каплавын күрә, чамалый алмаганнардыр. Ярый әле, олы трассадан кайтасы, сигез чакрымын гына ничек тә үтәрмен дип уйлады ул. Әмма олы трасса булса да, юлда машиналар юк диярлек. Кара, бөтен кеше уптым илаһи бәйрәм итәргә әзерләнеп, өйләренә, фатирларына кайтып, кем кайда барып урнашып беткәннәр икән дип уйлады ул. Машина гына ватыла, сүнә күрмәсен, батып калсаң да ярдәмгә килер кеше күренми. Күңелсез уйларын тиз генә куып җибәрде Язгөл. Автомагнитоласын кабызды. Ә анда Мирсәет Сөнгатуллин җырлый иде: «Яңа ел кичендә, ак карлар эчендә, адаштык, ахры, без адаштык…» Бигрәк темага туры килде әле бу җыр, дип куйды үз алдына Язгөл. Ул арада телефоны шалтырады. Алсуы икән.

  • Әни, бездә күз ачкысыз буран чыкты, трассада да бармы, кире генә борыласыңмы әллә, каршы барып алыр идек, – диде.
  • Юк, трассада берни юк, кызым, ялт иткән юл. Хәзер үзебезнең район чигенә, борылышка җитәм, аннан сигез чакрым гына кала. Борчылмагыз, кайтып җиттем, дисәң дә була инде, – диде. – Кайтып җиткәч тә шалтыратырмын.

Ә юл торган саен авырлашты. Монда минем кебек алак-шалак шофер түгел, бик оста йөртүче кирәк шул, диде ул, ничек тә машинаны юлның уртасыннан алып кайтырга тырышып. Ярый әле каршыга машина килми. Юл читен дә чамалап булмый, бар дөнья ап-ак, тәрәзә дворнигы да каршыга дулап яуган карны чистартып бетерә алмый. Туктап, кул белән чистарткалап җибәргәч, әйбәт кенә эшләп ала да тагын киреләнә башлый. Бәхетенә юл уртасында беленер-беленмәс кенә булып калган, буран күмеп бетермәгән көпчәк эзләре бар. Язгөлгә машинасын шул «эз»дән чыгармый алып кайтырга кирәк иде.

Ерак түгел таныш каенлыкны чамалагач, хатынның эченә җылы керде. Аннан сулга борылып, тау гына төшәсе. Ул урынга буран әллә ни зыян салмый. Менә шунда кадәр исән-сау барып җитәргә кирәк. Бөтен игътибарын юлга төбәгән Язгөл, ун-унбиш метрлап алда ниндидер кара шәүлә күреп, тизлеген тагын да киметте. Карлы юлдан бара алмый батып калган чит ил машинасы һәм машинасы кебек җиңелчә киенгән, инде җил-бураннан шактый бөрешкән ир яныннан туктамыйча гына үтеп китә алмады ул.

  • Мин оста шофер түгел, беркайчан да буксирга алганым, тарттырганым булмады. Рульгә үзегез утырсагыз гына. Әмма алга таба барыбер бара алмаячаксыз. Мин дә «Нива» булганга гына бу юлны үтә алдым, – диде Язгөл, килеп туктауга.
  • Минем тросым да, көрәгем дә юк шул, – диде, ир-ат, гаепле кеше кебек.
  • Трос миндә бар, әйдә, тарттырып карагыз, мин машинагызны этеп, аз булса да булышырмын. Тик мондый машинаны йөрткәнем юк, анда утырудан мәгънә булмас…

Татарчасы чыктым аша күпер булган ир-ат, трассага бик аз гына калды бит, дисә дә, алга барып та, кире борылып та каядыр бара алмасын аңлаган иде булса кирәк. Ул инде биредә юлаучы очратуына да өметен өзгән, ахры, таныш түгел ханымның һәр сүзенә карышмый күндәм генә иярде.

Әллә шоферы оста булды, әллә машинасы өметсез итеп кереп чуммаган иде – «Ауди» ансат кына «Нива»га буйсынды.

  • Мин алдан барам, сез – минем эздән, – диде Язгөл, инде нишлим дип, аптыраулы карашын төбәгән иргә. – Безнең авыл шушы тау астында гына. Курыкмагыз, анда юл әйбәт. Безнең өй дә якында гына…

Дөрестән дә, юлның бу ягын бик җиңел үттеләр. Тик авылга, өенә якынлашкан саен Язгөлнең йөрәге үрле-кырлы сикерә башлады. Япа-ялгыз өйгә, таныш түгел ир белән ничек кайтып керергә, дөрес эшлиме-юкмы, кемгә әйтеп карарга? Ул күңеле белән тирә-күршеләрен, авыл урамын әйләнде. Тик кайсына, нәрсә дип әйтергә икәне тәки күңеленә килмәде. Ул арада өйләре турысына җиткәннәр иде инде. Ярар, өйдә урын җитәрлек, бүлмә ишекләре бикләнә… Кичер, Раббым, күңелемдә бер тамчы начарлык юк… Төнге урамда бу бәндәңне кая куйыйм?

…Кыйммәтле машинаны капка төбендә калдырып булмас дип, Язгөл юлаучының машинасын гаражга кертергә, «Нива»сын өй каршында гына калдырырга ниятләде. Тик гараж алды, капка төбенә буран хәйран салган иде. Ике көрәк алып чыгып, берсен юлаучыга бирде, берсе – капка төбен, икенчесе гараж алдын көрәделәр. Ул арада өенә кереп, ишегалдына, өенә, верандасына утлар яндырды, газга чәйнеген утыртты хатын. Машиналарны урнаштыргач, капкадан өйгә кадәр кәҗә сукмагы гына салдылар да өйгә керделәр. Шуннан соң гына, исенә төшеп, Алсуга шалтыратты, исән-сау кайтып җиттем, бәйрәмегезне матур итеп үткәрегез, диде Язгөл. Ә юлчы, ишектән кергәч, ничек баскан, шул килеш аптырап басып тора иде.

  • Миңа бик уңайсыз, – диде, ул, ниһаять, телгә килеп. – Сезгә күпме мәшәкать ясадым. Өйдәгеләрегез ачуланмасмы соң?

Юкса, өйдә кеше юклыгын ул үзе дә күреп тора, бу сорауны аптыраганнан гына бирде ир-ат.

  • Мин Роберт булам, командировкадан кайтып килешем иде, трассага сигез километр калгач бит… Юлда туңып үләм инде дип уйлаган идем. Анда бит телефон да тотмый, ярдәм дә чакырып булмый. Тирә-якта авыллар да күренми. Нәрсә уйларга да белмәдем…
  • Күреп торасыз, өйдә кеше юк. Мин үзем генә. Балалар яныннан шәһәрдән кайтып килешем иде. Язгөл исемле булам. Әйдә, тизрәк пәлтәгезне салыгыз, җылы чәй эчегез, менә кура җиләге вареньесы салкыннан бик булыша, бал да бар… Мин мунчаны кабызам, факелда иде ул, җылы, хәзер әзер булыр. Бәйрәмне шәһәрдә каршыларга тиеш идем, шуңа күрә хәзинәдә бары инде… – дип, ул балалары күчтәнәчкә биреп җибәргән салатларны сумкасыннан алды, колбаса-сыр турап куйды, камыр ризыкларын кисте. Кунак бер бокал чәйне эчкән арада пилмәне дә пешеп чыкты. Балалар көтмәгәндә кайтып керсә, җайлы була дип, әнә шулай туңдыргычка гел күп итеп пилмән ясап куя Язгөл. Менә шундый чакларда бик рәхәт инде.

Тамак ялгап алгач, Роберт: «Миңа өйдәгеләргә шалтыратырга кирәк иде, берәр җирдә сөйләшеп булмыймы?» – дигәч, Язгөл үз телефонын сузды.

  • Бездә «Мегафон» гына тота шул…

Сөйләшкәннәрен тыңлап тору әдәпсезлек булыр дип уйлап, Язгөл мунчасын карарга дип, арткы якка чыкты. Ул кергәндә Робертның йөзенә күләгә төшкән кебек булган иде, әмма ул сиздермәскә тырышып, телефонны Язгөлгә сузды.

  • Рәхмәт, сөйләштем, бәйрәм белән котладым, юкса, борчылып торалар иде бит…
  • Мунча кереп чыгыгыз, арыганыгыз бетәр, җылынырсыз да… Миндә спиртлы җылыткычлар юк. Шулай җылынырга туры килә, – диде Язгөл, таныш түгел ир бу кадер-хөрмәтне башкача аңлый күрмәсен дип.
  • Юк-юк, борчылмагыз, андый әйберләр белән үзем дә мавыкмыйм, ә мунчаны, гаепләмәсәгез, бик рәхәтләнеп керер идем.
  • Запас ир-ат киемнәре юк инде миндә. Менә улымның авылга кайткач кия торган киемнәре генә… Чиста алар, юган, шикләнмәгез…

Роберт мунчада вакытта Язгөл кабат чәен яңартты, уллары бүлмәсенә юлчыга дип урын җәеп куйды.

Яңа ел җитәргә санаулы минутлар калып килә иде. Язгөл: «Үпкәләмәгез, мин бер елны да яңа елны каршыламыйм. Әнә телевизор залда, ничәгә кадәр карасагыз да була, сезгә урынны шундагы янәшә бүлмәгә әзерләдем. Ашыйсыгыз килсә, барысы да кухняда, күрдегез, беләсез. Читенсенеп тормагыз. Ә мин арыдым, ятам, калганын иртәгә сөйләшербез», – дип, зур, иркен өйнең икенче башындагы үз бүлмәсенә юнәлде.

  • Мин дә иртүк юлга чыгам, – дип, юлчы ир дә йокларга булды.

Тик Робертның иртәгә иртүк юлга чыгам дигән өметләре генә акланмады. Төн буе дулаган буран сигез чакрым юлны шулкадәр күмгән иде, авылда аны чистартырлык  куәтле техника табылмады. Робертка ул көнне дә шушында кунарга туры килде.

Ә авылда инде Язгөл бер ирне йортка керткән дигән хәбәр таралып өлгерде. Өйдә тик ята алмыйм бит инде дип, Роберт ишегалларын, капка төпләрен көрәргә чыккан иде. Шуны күреп, юк-бар йомыш табып, хәл белергә керүчеләр дә табылды. Каршы якта яшәүче Гәүһәрия түзмәде, турыдан бәреп сорады: «Каладан ияртеп кайттың, име. Балаларың табып бирдеме мондый кәттә машиналы, бай ирне?!»

Акланырга уенда да юк иде Язгөлнең. Ул хәлне ничек бар шулай итеп сөйләп бирде.

  • Бу әкиятеңә ышанды дип уйлама. Синнән унбиш-егерме минут алда гына аллы-артлы ике машина кайттык. Юлда этем дә юк иде. Шул сине юл кырына басып көтеп торган булса гына инде, – дип, үтә ямьсез тавышлар чыгарып, көлгәндәй итенде Гәүһәрия. Язгөлнең бәгырен айкады ул көлү.
  • Нәрсә, сез Ирниснең өшеп үлгәнен көтеп торган кебек, миңа да аны тау башында, буран уртасында калдырып китәргә кирәк идемени?! – диде ул, ачыргаланып. Ничә еллар йөрәген әрнетеп тә, моңа кадәр күңеленнән генә кабатлап йөргән сүзләрен беренче тапкыр кычкырып әйтте ул. Әйе, унөч ел инде бәгырен көйдерә бу сүзләр, унөч ел инде күңелендә авылдашларына үпкә яши аның. Яши генә түгел, тораташтай катты инде ул үпкә. Оныта, онытыла торган түгел шул… Язмышы шулай булган инде, дип тә килешә алмый. Ирнисе бит яңа ел кичендә шушы авыл урамында өшеп үлде. Ул да ерак юлдан кайтып, машинасын колхоз гаражына куеп, өенә җәяүләп төшкәндә, йөрәге тотып, юлда егыла. Күпме авылдашлары яныннан үтеп-китеп йөри, барысы да исерек дип уйлап, тыныч кына үтә бирә. Телефон заманы түгел бит, һич югы ник берсе, исерек, барып алыгыз, дип килеп әйтсен… Аяктан егылып эчкән кеше булса бер хәл… Соңыннан табиблар, йөрәк өянәгеннән түгел, салкыннан өшеп үлгән, диделәр. Быелгы кебек көчле буран, әле салкынрак та иде. Алар эзләп тапканда инде соң иде… Менә шуннан бирле Яңа елны яратмый, бәйрәм дә итми инде Язгөл…

Гәүһәриянең сүзләрен ишетеп калган Роберт үзен бик гаепле сизде. «Минем аркада сезгә начар ат тагыла, машинамда гына йоклыйм», – дигән иде дә, Язгөл кире борды. Ирнисе белән булган хәлне дә Роберт аңларлык итеп сөйләп бирде.

  • Кеше сүзеннән курыкмыйм мин, исең китмәсен. Иң мөһиме, намусың чиста булсын. Син дә борчылма. «К золоту грязь не липнет», – диме әле руслар? Ә татарчасы, безнеңчәсе тагын да шәп: «Саф алтынга бук ябышмый». Гаиләң өчен кайгырасыңмы? Кайгырма. Хатының ышанмаса, монда алып кайтырсың, барысын да үзем аңлатырмын. Аңлар.

Юлны, ниһаять, икенче урыннан ачканнан соң, рәхмәтләр укый-укый, өченче көн дигәндә Роберт китте. Гайбәтче хатыннар тагын дуылдап алды. Тик бу юлы инде берсе дә Язгөлгә авыз ачып нидер әйтергә кыймады. Гәүһәрия аның сүзләрен түкми-чәчми авыл урамына чыгарган иде. «Миңа димәгәе…– диде Язгөл. – Башка вакытта сабак булыр».

…Ә иртәсен Язгөлләр капка төбенә таныш «Ауди» килеп туктады. Аннан бер кочак розалар күтәргән бер ханым төште дә, киң итеп көрәп, ялт итеп себереп куйган ишегалдына үтте. Аңа күчтәнәчләр тулы пакет күтәргән Роберт иярде.

  • Шөкер, акыллы ханым икән, аңлаган, аңлашканнар, – дип сөенеп, аларны каршы алырга кузгалды Язгөл. – Начар ният белән кайткан кеше кулында шундый матур чәчәкләр була алмый…

Гөльяр

 


Фикер өстәү