Юл дәресе. Татарстан транспорт министры узып баручы елга йомгак ясады

Кечкенә авылларга вак таштан юл салу, Вознесение трактының икенче өлешен түләүле итү һәм җәмәгать транспортындагы “куян”нарга каршы көрәш. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов 2023 елга йомгак ясады. Ул М12 автомобиль юлын салучыларга рәхмәт әйтте һәм быел башкарып чыга алмаган эшләр турында сөйләде. “ВТ” хәбәрчесе министр әйткән төп фикерләрне туплады.

М12 трассасы турында

Автомобиль трассасын салу турында сөйләшә генә башлаганда, бу эшне 2025 елга башкарып чыгарга ниятләгәннәр иде. Аннары төзелеш тәмамлану вакытын 2024 елга күчерделәр. Бу елның җәендә исә эшне ел азагына ук төгәлләргә мөмкин икәне ачыкланды. Шулай эшләделәр дә. Мондый кыска вакыт аралыгында, ә бу 800 чакрымнан артык юл, илдә мондый төзелешнең башкарылганы юк иде әле. Татарстан аша әлеге юлның 142 чакрымы уза. Автомобиль трассасын өлешләп кулланышка тапшыру да үзен аклады. Юлның җиденче өлешен – ноябрьдә, сигезенче өлешен – декабрьдә ачу безне коткарды. Ник дисәң, декабрьдәге -30 градуслы суыклар мәшәкать өстәде. Мәсәлән, юл читендәге коймаларны урнаштыру катлауланды. Мондый суыкта җиргә берни керми. Бораулау өчен кирәкле җайланмаланы бөтен Татарстан буйлап җыйдык. Ничек кенә булмасын, җиңдек. Ә каткан асфальтка юл тамгалары салу өчен юл өслеген башта реактив двигательләр ярдәмендә җылыттылар. Суыкларда әнә шулай эшләделәр. Юл салучыларның җаваплылыгына үзем дә шаккаттым. Аларның уңганлыгына рәхмәттән артык сүз юк.

Шәле – Баулы юлы турында

Шәле – Баулы автомобиль юлы М-7 һәм М-5 федераль трассаларын тоташтырачак.  Аңа озынлыгы 145 чакрым тәшкил иткән Алексеевск – Әлмәт юлы да керә. Трассаның бу арасын киләсе елда ук кулланышка тапшыру күздә тотыла. М12 юлы кебек, Алексеевск – Әлмәт юлын да өлешләп, мәсәлән, кайсыдыр борылышка кадәр, ачу тәкъдиме бар. Хәзер бу мәсьәлә өйрәнелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан – Мәскәү трассасы ачылгач, икенче көнне үк Алексеевск – Әлмәт юлын сынап карады. Ул үзе рульгә утырды. Алексеевсктан Әлмәткә 1 сәгать тә 15 минутта барып җиттек. Юлның сул як өлешен инде җыеп бетергәннәр диярлек. Анда сигез күпер, 13-14 юлүткәргеч бар. Юлга соңгы кат асфальт кына түшәлмәгән.

Калган эшләр турында

2023 елда авылларга вак таштан юл салу эшен киң кулланылышка кертеп җибәрә алмадык. Татарстанның берничә районында моны эшләп карадык, яз көне әлеге юлларның  сыйфатын тикшерәчәкбез. Мондый юллар республикадагы вак таштан төзелә, арзан да, тиз дә. Республикадагы 500гә якын кечкенә авылда әлегә таш юл юк. Мин үзем дә районда эшләгән кеше. Кечкенә авыллар гадәттә табигатьнең иң матур почмагында урнашкан була. Анда урман да, инеш тә, елга да бар. Менә бүген глэмпинглар өчен юллар төзибез. Кечкенә авылларыбыз теләсә нинди глэмпингтан яхшырак, югыйсә. Тагын бер хәл ителмәгән бурыч – цемент-бетон юллар төзелешен кире кайтару. Алар кыйммәтрәк, әмма озаккарак, 50 ел һәм аннан да күбрәк вакытка чыдый. Әнә шул ике эшне тиешенчә оештырып җибәрә алмыйбыз әле.

Җәмәгать транспорты турында

Безнең алда катлаулы бурыч тора – ул җәмәгать транспортын яхшырту. Бу өлкәдә сыйфатлы система булмаса, Казан “бөке”ләргә батачак. Үзегез уйлап карагыз, Татарстан башкаласында юлларга шәһәр мәйданыныд нибары 1,33 процентлык өлеше тәшкил итә. Мәскәүдә әлеге күрсәткеч – 4, Нью-Йоркта – 11 процент. Казан юлларын бушату өчен җәмәгать транспортын мөмкин кадәр арттырырга, ә шәхси автомобильләрне киметергә кирәк. Рульдә йөрүчеләрнең барысы да машинадан баш тартмаячак, анысы. Шәһәр юлларын ничек тә булса бушатасы иде. Татарстан 400дән артык автобус сатып алачак. Шул исәптән, Чаллыга – 90, тагын 12 районга – 119 автобус. Күбесе Казанда калачак. Тәүге 25 автобус республикага кайтты инде. Без аларны махсус казначылык кредитлары һәм дәүләт транспорт лизинг компаниясе программасы ярдәмендә сатып алабыз. Әмма төп шарт – алар камералар, электрон түләү һәм пассажирларны исәпкә алу системалары, ягъни телематик җайланмалар белән җиһазландырылган (юлдагы “куян”нарга каршы көрәшү өчен дә – ред.) булырга тиеш. Бүген Татарстанда  1,8 мең автобус эшли, аларның 1,5 меңе көн саен юлга чыга. Трамвайлар исә Чаллы һәм Түбән Каманың “эш атлары”. Әлеге шәһәрләр нәкъ менә шул транспортка яраклаштырып төзелгән. Әмма трамвайның кимчелекле ягы – ул 90 миллион сум тора. Шул ук вакытта, автобус бәясе – 16 миллион сум.

БРИКСка әзерлек турында

Киләсе елда Казанда узачак БРИКС саммитына килүче барлык кунакларны да үзебездә кабул итү өчен, башкала аэропортында 300 мең квадрат метрлы яңа перрон төзергә телибез. Бүген биредә киң физюляжлы 12 һава судносына тору урыны бар. Ә саммитка шундый 33 очкыч киләчәк. Аларга үзебездә тору урыны булдыру өчен тырышырга кирәк. Октябрьдә Казанга киләчәк кунакларның барысы да бездә генә калсын, очкычларны күрше-тирәдәге аэропортларга җибәрмәсен иде. Яңа перронны проектлау бәйгесе җиңүчесе бар. Документларга бәйле эш бара. Бәясе якынча 7-8 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин булган яңа перрон өченче терминал янында урнашачак.

Вознесение трактының киләчәге турында

Вознесение тарктының икенче өлешен төзеп бетерү өчен 20 миллиард сум акча кирәк. Без вакыйгаларның төрле борылышына әзер. Хәтта, юлның Җиңү Проспектыннан алып М7 юлына кадәр арасын инвесторлар хисабына төзергә дә. Бу очракта, Вознесение трактының икенче өлеше түләүле булачак. Акчага бәйле кытлык булса, дәүләт-шәхси партнерлыктан файдаланырга да ихтимал. Бу очракта федераль грант алу мөмкинлеге артачак, алар юлның икенче өлешен төзүгә киткән чыгымнарны капларга ярдәм итәчәк. Ничек кенә булмасын, бу мәсьәләдә тәгаен карар юк әле.

Олы юл төзегәндә тузган юллар турында

М12, шулай ук, М7, Шәле – Баулы юллары төзелеше барышында күп кенә төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге юллар файдаланылды һәм хәзер дә тотыла. Шунысын да әйтик, аларның сыйфаты төшә башлады. Чөнки зур техника йөргәч, кечкенә юллар изелеп тә бетте. Шөкер, М12нең эшен бетердек. Шуңа күрә киләсе елда ук Кайбыч, Югары Ослан кебек районнардагы олы юл төзелеше барышында файдаланылган юлларны тәртипкә китерүгә тотыначакбыз. Ә инде М7 һәм Шәле – Баулы юллары салынып беткәннән соң, 2025 елда биредә кулланылган юлларны да төзекләндерергә вәгъдә бирәбез.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү