Мишустин 2024 ел ахырына кадәр мәшгульлеккә ярдәм күрсәтүдә кайбер чараларны озайтты

Премьер-министр Михаил Мишустин эш эзләүче гражданнарга ярдәм күрсәтүдә гамәлдә булган кайбер чараларны 2024 ел ахырына кадәр озайтты. Аларга эштән җибәрү куркынычы янаган кешеләр, эш бирүче тарафыннан тулы булмаган эш көненә күчерелгән яки түләнми торган ялга җибәрелгән затлар, шулай ук эш эзләүдә кыенлык кичерүчеләр керә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Алар алга таба да мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итә алачак, анда аларга вакытлыча эшкә урнашу, үз эшен ачу мәсьәләләре (шул исәптән оешма яки фермер хуҗалыгы тарафыннан оештырыла торган шәхси эшкуар сыйфатында дәүләт теркәве үткәндә финанс ярдәмен дә кертеп) буенча консультация бирәчәкләр. Гражданнарны яңадан укытуга да җибәрергә мөмкиннәр.

Тиешле хезмәтләр алу өчен кешеләргә үз төбәгендәге мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә теркәлүчеләр башка төбәкләрдә тору урыны буенча мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала.

Хөкүмәт әлеге ярдәм чараларын тышкы санкцияләр басымы шартларында хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү өчен 2022 елда гамәлгә кертте. Алардан 360 меңнән артык кеше файдаланды инде.

 


Фикер өстәү