«Акыллы» юл. «ВТ» хәбәрчесе «Алексеевск – Әлмәт» юлы төзелешендә булып кайтты

Киләсе елда Татарстанда яңа юл ачылачак. Алексеевск – Әлмәт автомобиль юлы аша нефть каласыннан Казанга ике сәгатьтә барып җитеп булачак, дип фаразлана. Хәзер исә бер шәһәрдән икенчесенә кадәр дүрт сәгатьләп барасы. Шәле – Баулы түләүле трассасы кысасында төзелүче Алексеевск – Әлмәт юлын журналистларга да күрсәттеләр.

Шәле – Баулы автомобиль юлы М7 һәм М5 федераль трассаларын тоташтырачак.  Озынлыгы 145 чакрым тәшкил иткән Алексеевск – Әлмәт юлыннан тыш аңа, Әлмәт  белән  Баулы арасындагы 100 чакрым чамасы юл (әлегә бу юнәлештә төзелеш башланмаган – ред.) һәм Саескан тавыннан Шәлегә кадәр гамәлдәге 40 чакрымга якын юл керә. Бүген Алексеевск – Әлмәт юлында эш кайный. Татарстанда булачак магистральгә зур әһәмият бирәләр. Хәер, моны аңлау өчен, юлчылар янына бер барып карау да җитә. Алексеевск районында каләм әһелләрен Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов каршы алды.

– Шәле – Баулы автомобиль юлының бер өлеше булган Алексеевск – Әлмәт юлы төзелеше өч этапка бүленгән. Юлның гомуми озынлыгы 145 чакрым тәшкил итә. Аны киләсе елның декабрендә үк кулланышка тапшыру күздә тотыла. Юлның бәясе 102 миллиард сум, – диде министр.

Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр өчен Алеексеевск – Әлмәт юлы төзелеше таныш инде. Бу  магистральне салу тәкъдиме белән 2006 елда ук «СМП-Нефтегаз» оешмасы чыккан булган. Татарстан Хөкүмәте аны хуплаган һәм республикада зур төзелеш башланган.

– 2022 елның гыйнварында бу эшкә бәйле концессион килешү төзелде, – диде Фәрит Хәнифов.

Концессион килешү ул – дәүләт белән шәхси бизнес арасындагы хезмәттәшлек, дип ачыклык кертте министр. Бу очракта инвестор итеп «Автострада» акционерлык җәмгыяте билгеләнгән. Гади сүз белән әйткәндә, шәхси оешма юл сала да аны ил күләмендә куллануга тапшыра. Түләүне җыю мәсьәләсе исә аның карамагында кала.

Төзелешнең беренче этабы өчен «СМП-Нефтегаз» җаваплы. Алар эшнең шактый өлешен башкарган да инде. Юлны күтәрткәннәр, асфальт җәйгәннәр, аның соңгы катын соңрак түшәячәкләр, ике яклап икешәр полосалы юлның уртасында ут баганаларына кадәр бар. Яңа юлның әзер өлешеннән «ВТ» хәбәрчесе дә йөреп карады. Әлегә бушка.

– Бу юл беренче категориягә карый, – ди «СМП-Нефтегаз» генераль директоры Олег Шабалин. – Төп үзенчәлеге: ул башка юллар белән бер яссылыкта кисешми. Мондый урыннарда ул йә җир астыннан, йә өстән уза. Түләүле юлда тизлек зур булу аңлашыла. Куркынычсызлыкны тәэмин итү дә мөһим, әлбәттә. Бу да уйланылган: кыш көне бозлавыкта югары тизлек белән баручы машина юл читенә төшеп капланмасын өчен, юл кырыйларын билгеле бер яссылыкта эшлиләр.

Яңа юлны якын-тирә авылларда яшәүчеләр үз итәргә өлгергән дә инде. «Выжылдатып кына узып китәләр, үзебезгә дә як-якка каранып кына йөрергә туры килә», – ди юлчылар, уенын-чынын бергә кушып. «Ә түләүле юл ачылгач, мондый «куян»нарны ничек тотачаклар?» – дип тә кызыксындык юл салучы белгечләрдән.

– Бу юлда бернинди шлагбаумнар да булмаячак, әмма аңа теләгән җирдән кереп тә булмаячак, – дип аңлатты «Главтатдортранс» оешмасы директорының беренче урынбасары Александр Куканов.

Машиналар махсус рамка аша узачак. «Акыллы» система машинаны шунда ук танып беләчәк һәм аның хуҗасына «сәләм хаты» юллаячак.

– Юл төзелешенең икенче һәм өченче этапларында ике меңләп кеше эшли, – диде әлеге эш өчен җаваплы «Алексеевскдорстрой» оешмасы генераль директоры Марат Саттаров. – Безгә юлның 102 чакрымы туры килә. Ел ахырына кадәр шуның 90 чакрымына бер кат таш түшәп бетерергә ниятлибез. Киләсе елга эш күп калмый. Кулланышка тапшыргач, әлеге юл «Казан – Оренбург» федераль трассасын бушатырга һәм юл һәлакәтләре санын киметергә ярдәм итәчәк.

Марат Саттаров сүзләренә караганда, яңа юлда, без күреп ияләшкәнчә, «буразна»лар да барлыкка килмәячәк. Чөнки заманча итеп төзиләр. 1,3 метр биеклектәге юлга асфальтны гына да өч кат җәяләр. Түләүле юлдан сәгатенә 130 чакрым тизлек белән җилдерергә мөмкин булачак, ди.

– Бүген «Төньяк – Көньяк» коридорының әһәмияте зур. Яңа юл Көнбатыш – Көнчыгыш юнәлешендә дә, Төньяк – Көньяк юнәлешендә дә үсеш мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Бу Татарстан гына түгел, ил икътисады өчен дә әһәмиятле юл булачак, – диде Фәрит Хәнифов.

Яңа юлдан хәрәкәт итү бәясе турында да кызыксындык. «Әлегә мондый исәп-хисап ясалмаган», – дип кенә җавап бирде министр. Көтәсе күп калмады.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Алексеевск – Әлмәт юлы саннарда

Яңа магистраль Татарстанның 5 районын (Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Чирмешән һәм Әлмәт) М7, М5 һәм М12 федераль трассаларына тоташтырачак.

42 ярдәмче корылма, шул исәптән 9 күпер, 2 транспорт чишелеше төзеләчәк.

Төзелештә 3 мең кешегә эш урыны булдырыла.


Фикер өстәү