Татарстанның Баулы районында шәхси йортта янгын чыгып ир-ат һәлак булган

Бүген кич Баулы районы Мортаза авылында шәхси йортта янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр агач йортның түбәсе януын ачыклаган. 60 кв метр мәйдандагы янгын оператив рәвештә сүндерелгән.

Ачыкланганча, янгын сүндерүчеләр килгәнче күршеләр йорттан 51 яшьлек хуҗаны алып чыккан. Табибларның тырышуына карамастан ир-ат үлгән.

Белгечләр янгын чыгу сәбәпләрен ачыклый.

 


Фикер өстәү