Татарстан мөфтие Һиҗри исәп буенча Яңа ел башлану уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Һиҗри исәп буенча Яңа ел башлану уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, кояш баеганнан соң, бөтен мөселман дөньясы Һиҗри буенча яңа 1445 елны каршы алачак.

«Мөселманнар бу көнне бәйрәм буларак билгеләп үтмиләр, әмма ислам календаре өчен хисап башы булган вакыйгаларга зур ихтирам белән карыйлар һәм аның сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд с.г.в. тормышында, ислам тарихында, бар кешелек дөньясы өчен зур әһәмияткә ия булуын истә тоталар.

Һиҗрәт – мөселманнар өчен генә түгел, ә бар кешелек дөньясы өчен бер сабак булып тора. Беренче чиратта, ул төрле дин вәкилләре арасында уңай мөнәсәбәтләр урнаштыру үрнәген күрсәтә – мөселманнар, Мәдинәгә килеп, җирле яһүдләр һәм мөселман булмаган башка кабиләләр белән мәшһүр Мәдинә килешүен имзалый. Бу килешүдә үзара гадел мөнәсәбәтләр алып бару билгеләнә, анда диненә һәм нинди кабиләдән булуына карамастан, барлык кешеләрнең дә тыныч тормышта, иминлектә яшәргә тиешлеге әйтелә.

Икенчедән, Пәйгамбәрне һәм аның сәхабәләрен каршы алган мөселманнар үзләренең фидакарьлеге белән тарихка кереп кала. Алар һиҗрәт кылучыларны куанып каршы ала, кайгыртучанлык күрсәтә, күченеп килергә мәҗбүр булган кардәшләрне үз өйләренә кабул итә һәм ашау-эчүдән калдырмый.

Һиҗрәт вакыйгасыннан мөселманнар алырга тиеш булган тагын бер мөһим дәрес – ул сабырлык. Пәйгамбәребезнең беренче сәхабәләрен искиткеч түземле булу, авырлыклар һәм сынаулар каршында сыгылмау кебек сыйфатлар аерып торган. Бөек китабыбыз Коръәндә Раббыбыз аларның тәкъвалык дәрәҗәләрен билгеләп, әҗер-савапларга ия булулары турында әйтә», — диелгән мөфтинең котлавында.

 


Фикер өстәү