Хөснуллин: Кырым күперен торгызу бәясе миллиард сумнан артып китәчәк

Украина пилотсыз очкычлары һөҗүменнән соң Кырым күперен торгызуга бер миллиард сумнан артык акча кирәк булырга мөмкин. Бу хакта журналистларга Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белдергән.

«Күперне торгызу өчен якынча 1-1,3 млрд [сум] кирәк булачак дип фаразлана», — дип китерә вице-премьерның җавабын «Интерфакс».

Ул шулай ук Кырым күпере буенча автобуслар хәрәкәтен яңарту әлегә планлаштырылмый, дип өстәде.

 

 


Фикер өстәү