Марат Хөснуллин Кырым күперендәге тимер юлның икенче өлеше буенча хәрәкәтне ачу турында белдергән

Кырым күперендәге тимер юлның икенче өлеше буенча хәрәкәт ачылды, дип хәбәр иткән Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин. Күперне торгызуны ул, төзүчеләрнең чын мәгънәсендә батырлыгы, дип бәяләгән.

“Төзүчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә февраль аенда күпернең автомобильләр өчен билгеләнгән өлеше 1,5 айга алданрак тулысынча ачылган иде. Хәзер без тимер юлның икенче өлеше буенча хәрәкәтне ачтык – монысы да графиктан алда башкарылды”, – дип язган Марат Хөснуллин үзенең телеграмм-каналында.
Аның әйтүенчә, төзүчеләр эшләрен вакытыннан алда төгәлләү өчен тәүлек әйләнәсе ике смена хезмәт куйган. Алар күпернең 2 торыгын алыштырган. Моның өчен 524 тонна металл конструкциясе таләп ителгән.

“Илебездә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Җиңү көне алдыннан Кырым күпере аша хәрәкәтнең яңартылуын зур мәгънәгә ия дип саныйм. Эшне тәмамлау – бөтен командабызның Җиңүе”, – дип белдергән вице-премьер. Ул үзенең постына тимер юлдан барган поезд белән күпер фотосын куйган.

Исегезгә төшерәбез: 8 октябрьдә Кырым күперендә ярымутрауга таба баручы поездның 7 ягулык цистернасына ут капты. Соңыннан Илкүләм террорчылыкка каршы комитет янгын сәбәбенең йөк автомобиле шартлауга бәйле булуын белдерде.. Гадәттән тыш хәл Украина махсус хезмәтләре оештырган террорчылык акты буларак бәяләнде.


Фикер өстәү