Чаллыда 6 нчы сыйныф укучысы мәктәпкә пистолет алып килгән

Полиция хезмәткәрләре килеп туган хәлне ачыклый.

Чаллы мәктәбендә укучы бер кыз мәктәпкә пневматик пистолет белән килгән. Бу хакта KazanFirst хокук саклау органнарындагы чыганагына таянып яза.

Килеп туган хәл турында полициягә хәбәр ителгән. Мәктәпкә шундук махсус хезмәтләр килеп җиткән. Бер телеграм-каналда алтынчы сыйныф укучысының әле тагын газлы баллон да алып килүе турында мәгълүматлар пәйда булган. Әмма агентлык хәбәрчесенә бу мәгълүматны расламаганнар. Кызның газлы баллоны булмаган. Зыян күрүчеләр юк.

– Хәзер әлеге очрак буенча тикшерү үткәрелә. Кыз һәм аның законлы вәкиле белән Балигъ булмаганнар эшләре инспекторлары эшли, дигән агентлык чыганагы.


Фикер өстәү