Айгөл Бариева иренең әнисе әле дә улының үлемен белмәвен әйтте: «Бу хакта башка сорамагыз! Ул авыру!»

Җырчы Айгөл Бариева социаль челтәрләрдә мәрхүм ире Линар Юсиповның әнисен күрсәтте. Айгөл Бариеваның кайнанасы да ире кебек үк иҗади шәхес икән. Урын өстендә ятса да, кәефе күтәренке – ул килененә башта русча, аннан татарча шигырь сөйләп күрсәтә. «Линарның әнисе барыгызга да сәлам юллый», – ди Айгөл Бариева һәм Линарның әнисенә 86 яшь булуы турында яза. Бу хатка «Интертат» яза.

«Директка миллион сорау килә. Мин бу турыда күп тапкырлар яздым инде, башка бу сорауны бирмәссез, дип өметләнәм. Әнисе Линар турында белми, аңа моны белү кирәк тә түгел. Ул деменция белән авырый. Әнисе өчен Линар бик озакка ерак сәфәргә китте», – дип аңлаткан икенче сторисларында Айгөл.


Фикер өстәү