Татарстан мәктәпләрендә “Алдынгылар хәрәкәте” белән эшләү өчен 700дән артыграк яңа эш урыны пәйда булачак

1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә “Алдынгылар хәрәкәте” белән эшләү өчен 700дән артыграк яңа ставка пәйда булачак. Татарстан Рәисе ярдәмчесе, хәрәкәтнең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә 700дән артыграк яңа ставка пәйда булачак. Аларның барысы да – тәрбия эше буенча. Әлбәттә, мондый эшчәнлек алып баручылар хәзер дә бар: педагог-оештыручылар, методистлар, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары шуның белән шөгыльләнә. Ләкин кешеләр җитми. Шуңа күрә ставкалар бирү турында карар кабул ителде”, – дигән ул.

Аның әйтүенчә, Татарстанның һәрбер мәктәбендә хәрәкәт клубларын оештыру күздә тотыла. Теләсә кайсы түгәрәк яки яшьләр берләшмәсе аның бер өлешенә әйләнергә мөмкин. Ләкин алар алга таба үзләренең эшчәнлеген “Алдынгылар хәрәкәте” кысасында алып барырга тиеш булачак.

Сөләйманов билгеләп үткәнчә, хәзер республика көллиятләре өчен дә шундый ставкалар бирү мөмкинлеге карала.


Фикер өстәү