Дарулар белән тәэмин итүгә багышланган “туры элемтә»дә халыкның сорауларына җавап бирәчәкләр

Республика халкын дарулар белән тәэмин итүгә багышланган “туры элемтә” узачак.

20 мартта Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә республика халкына медицина ярдәме күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган “туры элемтә” узачак.

Халыктан килгән сорауларны иртәнге сәгать10нан көндезге 12гә кадәр кабул итәчәкләр. Сорауларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре җавап бирәчәк.

Медицина ярдәме күрсәтү, дарулар белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулары булган кешеләр 8 843 221-80-35 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала.


Фикер өстәү