17 март көне тарихта ниләр белән истә калды?

32 ел элек (1991) СССР да беренче тапкыр һәм бердәнбер Бөтенсоюз референдумы үткәрелә

Советлар Союзын саклап калу мәсьәләсе буенча референдум үткәрү турында карарны 1991 елның 16 гыйнварында Югары Совет кабул итә. Көн тәртибендә бер сорау була: «Теләсә кайсы милләт кешесенең хокуклары һәм иреге тулысынча гарантияләнгән тигез хокуклы бәйсез республикаларның яңартылган федерациясе буларак, СССР ны саклап калуны кирәк дип саныйсызмы?»

Тавыш бирүдә 148,5 мең кеше катнаша (79,5 процент), шуларның 76,4 проценты «әйе» дип җавап бирә.

Референдум СССРның барлык республикаларында да булмый. Бәйсезлек  турында игълан иткән Литвада, Эстониядә, Латвиядә,Грузиядә, Молдавиядә, Әрмәнстанда үткәрелми.

162 ел элек (1861) Александр II нең крепостное правоны бетерү турындагы манифесты халык хозурына чыгарыла

Аның нигезендә крестьяннарга төрле хокуклар бирелә. Әмма җир барыбер алпавытларныкы булып кала. Бүлеп бирелгән биләмәдә алар алпавыт өчен бил бөгәргә тиеш була. Шуңа күрә бу ирекнең крепостнойлыктан әллә ни аермасы булмый.

Фломастерлар туган көне

Беренче тапкыр фломастерны 1942 елда япон Юкио Хори уйлап тапкан дип санала. Ә беренче төрле төстәге фломастерлар Япониядә 1960 елның 17 мартында сатуга керә. Аларны FLO-MASTER япон сәүдә маркасы чыгара. Исеме дә шуннан барлыкка килә, димәк.

Япониядә фломастер уйлап тапканнан соң бу идея буяулар җитештерү белән шөгыльләнгән немец фирмасы тарафыннан сатып алына. Һәм инде 80 нче елларда фломастерлар дөньяны яулап ала.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү