Испания психологы Чаллыда яшәүченең эчке дөньясын «чистартам» дип, акча янчыгын чистарткан

Чаллыда хокук сакчыларына 65 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать иткән. Ул Интернет аша психолог белән аралашып акчасыннан колак кагуы турында әйткән. Бу хакта җирле басмалар хәбәр итә. 

Психолог проблемалары булган хатынның эчке дөньясын «чистартырга»  вәгъдә бирә. Төрле ысуллар кулланып терапия уздыра, хәтта гипноз да ясый. Организмын «чистартарта» торган гипноз текстлары өчен пенсионер 55 мең сум  акча күчерә. Аннары тагын 7,5 мең  түли.

Күңеле тынычланмагач, рухи сәламәтлегендә бернинди үзгәрешләр дә чизмәгәч, ул полициягә барып гариза яза. Мошенниклар Испаниядә теркәлгән номер буенча шалтыратулары ачыклана.


Фикер өстәү