Болгар ислам академиясенә яңа ректор билгеләнде

Фәрхәт Хөснетдинов Болгар ислам академиясенең яңа ректоры итеп билгеләнде. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

Бүген академиянең гамәлгә куючылар советында шундый карар кабул ителде. Утырыш ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында Казан ислам көллиятендә узды.

Элеккеге ректор – Айнур Тимерханов ТР Фәннәр академиясе чакыруы буенча академиянең вице-президенты вазифасына күчте. Тимерханов ислам белән бәйле фәнни тикшеренүләргә кураторлык итәчәк һәм дини белем бирү оешмалары белән үзара бәйләнешне тәэмин итәчәк.

2005-2006 елларда – ТР Премьер-министры ярдәмчесе — ТР Премьер-министры секретариаты җитәкчесе;
2006-2010 елларда — ТР Премьер-министры секретариаты җитәкчесе;
2010-2011 елларда – ТР Президентының эшләр идарәчесе;
2011-2014 елларда — «Связьинвестнефтехим» ААҖ Директорлар советы рәисе киңәшчесе;
2014 елның декабрендә ТР Дәүләт Советы тарафыннан судья һәм ТР Конституция суды рәисе итеп сайланды.
Татарстанның атказанган юристы, беренче квалификацион класслы судья, юридик фәннәр кандидаты.

 


Фикер өстәү