Чаллыда балалар уенчыгыннан янгын чыгу сәбәпле, 36 яшьлек ир пешкән

Чаллыда 36 яшьлек ир электр белән эшли торган балалар уенчыгында ут чыгу сәбәпле пешкән. 17 мартта иртән махсус хезмәтләргә Мәләкәс аръягы микрорайонының 25/03 йортындагы бер фатирда янгын чыгу турында хәбәр алынган.

Янгын өч бүлмәле фатирның залында чыккан. Анда балалар уенчыгыннан чыккан ут келәм һәм мебельгә күчкән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп җиткәнче, янгын сүндерелгән. Янгын 1 кв. метр мәйданга таралган. Хәзер фатир хуҗасы китерелгән зыянны исәпләү белән мәшгуль. Мөлкәтенең иминиятләштерелгән булуы мәгълүм. Янгын сәбәбе – электр приборларыннан файдаланганда иминлек кагыйдәләрен үтәмәү, дип уйланыла.


Фикер өстәү