Ел башыннан бирле Татарстанда 4 кеше янгында үлгән

Гыйнварның беренче көннәрендә республикада 44 янгын очрагы теркәлгән. Аларда 4 кеше һәлак булган, тагын шул кадәр үк кеше зыян күргән, 14 кешене коткарып калганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фаҗигагә китергән төп сәбәп – ут белән саксыз эш итү, шул исәптән, тәмәке тарту, электр җиһазларының төзексезлеге, мичләр һәм электр приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

Кеше үлеменә китергән төп сәбәп тә нәкъ менә тәмәке тартканда саксыз эш итүгә бәйле, ди белгечләр. Шуңа күрә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе тагын бер кат кисәтә: алкоголь эчемлекләрне чамадан тыш артык кулланмагыз, урын-җир өстендә, гомумән, өйдә тәмәке тартмагыз, балаларны үзләрен генә калдырмагыз. Янгын ул – очраклылык һәм аннан да беркем дә сакланмаган, дип фикер йөртүчеләр ялгыша. Күп очракта янгын ул – гамьсезлек һәм кешеләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәве нәтиҗәсе.


Фикер өстәү