13 март көне тарихта ниләр белән истә калды?

85 ел элек (1938) «Милли республикалар һәм өлкәләр мәктәпләрендә рус телен мәҗбүри өйрәнү турында»гы СССР Халык Комиссарлары Советы һәм Бөтенсоюз Коммунистлар партиясе карары кабул ителә

Документ нигезендә, 1938 елның 1 сентябреннән милли республикалар һәм өлкәләр мәктәпләрендә рус теле дәресләре мәҗбүри кертелә. «СССР күпмилләтле дәүләт булганга рус телен белү СССРның алга таба хуҗалык һәм мәдәни үсешенә ярдәм итә торган халыклары арасында көчле элемтә һәм аралашу чарасы булырга тиеш», диелә карарда.

 

Уран планетасын ачу

1781 елның 13 мартында инглиз астрономы Фредерик Уильям Гершель, йолдызларны күзәткәндә, күршедәгеләргә караганда бер эрерәк йолдызны күрә. Шул рәвешчә ул Уран планетасын ача.

Бу Кояш тирәли әйләнә торган планеталарның җиденчесе була. Ул безнең система планеталарының иң сәере бугай: үзе көнчыгыштан көнбатышка таба әйләнә, өстәвенә, «кешечә» түгел, ә «ятып» хәрәкәтләнә.

 

Бөтендөнья пәрәвезе

1989 елның 13 мартында атом-төш тикшеренүләре буенча Британия оешмасының хезмәткәре Тим Бернерс-Ли коллегалары белән  World Wide Web уйлап таба. 1990 елның 12 ноябрендә Тим Бернерс-Ли һәм Роберт Кайо рәсми рәвештә челтәр проектын CERN җитәкчелегенә тәкъдим итәләр һәм аны «Бөтендөнья пәрәвезе» дип атыйлар. 1990 елның декабрендә үк беренче сайт эшли башлый, 1991 елның 6 августында интернетның барлык кулланучыларына да технологияне кулланырга мөмкинчелек ачыла.

 

«Известия» туган көн

«Известия» газетасы беренче тапкыр 1905 елның 30 октябрендә 1000 данә тираж белән чыга. Газета 1905 елның декабренә кадәр чыгуына карамастан (1905 елның декабрендә «Известия» нең редакторы Лев Троцкий кулга алына),  аңа нигез салыну датасы 1917 елның 13 мартында (28 февраль) «Извѣстія Петроградскаго совѣта рабочихъ депутатовъ» исеме астында беренче номеры чыгу көне санала.

«Известия» яңа хакимиятнең рәсми басма органы була, аның битләрендә Октябрь революциясенең иң мөһим документлары – «Тынычлык турында декрет» һәм «Җир турында декрет» басыла.

«Известия» – үз хәбәрчеләре барлыкка килгән беренче совет газетасы. Ә җиде елдан соң киң корпунктлар (шул исәптән чит илнекеләр) челтәре барлыкка килә.

1991 елның августыннан газета бәйсез басмага әйләнә.

 

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү