Бар яктан үрнәк Владимир Кузнецов: «Мин туган җиремдә яшәвем белән горурланам, бу бик зур бәхет бит!»

Авыл кешесенең хезмәте гасырлар дәвамында, элек-электән олы хөрмәтләнгән. Ял һәм бәйрәмнәрсез, алар иртә таңнан кичкә кадәр хезмәттә. Гомерен авыл хуҗалыгында эшләүгә багышлаган, Чүпрәле районының Матак авылында яшәүче Владимир Поликарпович Кузнецов та бик күпләргә үрнәк кеше.
Кузнецовларның гаиләсе күп балалы булган.

– Әтием Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1943 елда фронтка китә һәм 1950 елда гына әйләнеп кайта. Сугыштан соңгы тыныч тормышта әти Киров өлкәсенә яхшы тормыш эзләп киткән җиреннән бик нык авырый башлый. Аны беркүпме дәвалап, туган якларга яңадан алып кайтырга дип, артыннан әни юлга кузгала. Бу вакытта гаиләдә инде алты бала үсеп килә, иң олысы –мин. Без шулай төяләшеп, әби белән калдык…”,-дип сүзен башлады юбиляр. – Бераздан әни белән әти кайттылар. Тормыш үз көенчә җайланып та китте кебек, әмма миңа олы бала буларак югары белем алу насыйп булмады. Армия хезмәтеннән соң, шофер белемем белән колхозга эшкә калдым. Әти-әнигә дә ярдәм кирәк иде, кече туганнарымны да тәрбияләү дә минем өстемдә булды.
Владимир Поликарповичның барлык хезмәт биографиясе авыл хуҗалыгы тармагы белән тыгыз бәйләнгән. Гади шофердан башланган хезмәт юлы, аны дәрәҗәле вазифаларга кадәр алып килә.
“Авангард» колхозында машина йөртүчедән соң, аны кыр бригадиры итеп билгелиләр, анда ул үзен принципиаль эшлекле белгеч итеп күрсәтә. «Эшләргә теләк бик зур иде. Барыбыз да ул чорда: коллективта татарлар да, чувашлар да намус белән, булсынга дип, эшләдек, — ди әңгәмәдәшебез. –Тәүлегенә 12 сәгать, хәтта күбрәк тә булгалады хезмәт иттек. Өйгә йокларга гына кайтылды. Мин киткәндә дә, эштән соң кайтканда да өйдә балалар йоклый иде инде.


Район җитәкчелеге, яшь белгечнең оештыру сәләтен исәпкә алып, Матак филиалының «Ак Барс–Чүпрәле агрофирмасы» җәмгыятендә ферма мөдире итеп билгели. Бу вазифада эшләү барышында сөт саву күләме –5000 кг, ит җитештерү — 188 кг җиткерелә. Владимир Поликарпович инициативасы белән 200 «Юникала» сөт үткәргече урнаштырыла. Ул кыска вакыт эчендә бердәм эшче коллектив төзи һәм аларны югары җитештерү күрсәткечләренә ирешүгә юнәлтә ала. Лаеклы ялга чыкканчы, шунда хезмәт куя Владимир әфәнде.
Ветеранны бүгенге авыл тормышы борчый.
– Элек халык эшләде дә, ял да итә белде, шатлыгы да кайгысы да уртак булды һәркемнең. Бүген авыл урамнары буш, моңсу, җирдә эшләргә теләүчеләр бик аз, – ди ул.

Владимир Поликарпович – кызыксынучан, күпкырлы кеше. Күңеле тулганда кулларына гармун алып, төрле халык көйләрен суза. Кышын чаңгысын киеп, урман кырыйларын әйләнеп кайта, аларның йортлары да урманга терәлеп диярлек урнашкан. Җәйләрен шунда мунча себеркесе, дару үләннәре, җиләген, гөмбәсен җыеп уза.
Хуҗалыгында җан дуслары – әллә нинди төсле куяннары да байтак. Алар гадәти түгел, “француз” токымлы. Саннары да йөзгә җиткән. Үзенең умартачылыгы да бар.
– Ялгызлык кына авыр. Көндезләрен вакыт уза, ә менә кичкә кергәч, телевизор да карыйм, радио да тыңлыйм, шулай да вакыт узмый, – дип карчыгын юксына ул.

Хатыны Валентина белән 45 елга якын тату гомер иткәннәр алар. Тик кызганыч, 2 ел элек вафат булган ул. Алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары медицина белеменә ия, берсе авылда ФАПта эшли. Ике улы – хәрби хезмәткәр.
Сүз уңаеннан, Кузнецовлар гаиләсендә хәрби юнәлеш буыннан-буынга тапшырылып килә. Владимир Поликарпович сүзләренчә, әтисенең энесе хәрби кеше булган, шулай ук аның үз туганнары арасында да хәрбиләр бар.

Ветеран бүгенге көндә дә авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша, Матак һәм Чуваш Ишлесе авылларында ветераннар советы рәисе вазифасын башкара.
– Мин туган җиремдә яшәвем белән горурланам, бу бик зур бәхет бит,– ди ул.– Аллаһы Тәгалә башкаларга да шуны насыйп итсен!

Гөлия Фәизова


Фикер өстәү