Быел “Святость материнства” бәйгесе Президент грантына ия булган “Счастье материнства” Халыкара мәгариф проекты кысасында уздырыла.
Бәйгенең максаты – Россиядә авыр хәлләрдә калган йөкле хатын-кызларга һәм аларның гаиләләренә психологик ярдәм сыйфатын үстерү, абортларны булдырмау хисабына демографик вазгыятьне яхшырту. Чара инде сигезенче ел рәттән уздырылып, социаль, бала тудыру учреждениеләрендә хатын-кызларга медицина-социаль ярдәм сыйфатын югарырак биеклеккә чыгаруга ярдәм итә.
Бәйгегә акушер-гинекология профилендәге дәүләт һәм муниципаль медицина оешмалары, иҗтимагый оешмалар, шулай ук баш табиблар, психолог (медицина психологлары) һәм социаль эш буенча белгечләр чакырыла. Бәйгенең гомуми приз фонды – 1 000 000 сум.
Заявкалар һәм бәйгедә катнашучыларның хисаплары 1 марттан 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Бу хакта тәфсиллерәк мәгълүматлар белән сайтта (https://conkurs-cm.fap.ru/) танышырга мөмкин.