17 декабрь тарихта ниләр белән истә калды?

Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре көне

Россия Президенты тарафыннан 1995 елның 10 декабрендә гамәлгә куела.

Бу гаскәрнең составына Владимир, Омск, Оренбург шәһәрләрендә урнашкан өч ракета армиясе керә. Алар һәрвакыт әзерлектә торган ун дивизияне үз эченә ала.

“Сапсан”

12 ел элек (2009) Санкт-Петербург белән Мәскәү арасында югары тизлектәге «Сапсан» электропоезды йөри башлый. Аның исеме җир шарындагы иң тиз оча торган кош – сапсан-бөркеттән алынган. «Siemens» компаниясе тарафыннан махсус эшләнгән поезд сәгатенә 250 км юл үтә ала. Төньяк башкалага барып җитү өчен 3 сәгать ярымнан 4 сәгать 15 минутка кадәр вакыт кирәк. Эксплуатация чорында поезд 40 млн пассажирга хезмәт күрсәтә.

Халыклар дуслыгы ордены

49 ел элек (1972) СССР Югары Совет Президиумы указы белән Халыклар дуслыгы ордены гамәлгә керә. Ул СССР гажданнарына, чит ил гражданнарына, шулай ук “дуслыкны ныгыту” өлкәсендә хезмәт куйган оешмаларга һәм предприятиеләргә бирелә. Орден эскизының рәссамы – Александр Жук. Бу орден белән беренче тапкыр 1972 елның 29 декабрендә бүләклиләр. Аңа СССРның 15 союздаш республикасы, барлык автоном республикалар, автоном өлкәләр һәм милли округлар лаек була. Беренче номерлы орден белән РСФСР бүләкләнә. Гражданнар арасыннан беренче орденнар гражданнар авиациясе хезмәткәрләренә тапшырылса, оешмалар арасыннан аңа Совет хатын-кызлары комитеты лаек була.1972 елдан алып 1991 елга кадәр СССР Халыклар дуслыгы ордены 72761 тапкыр тапшырыла.

Беренче халык санын алу

95 ел элек (1926) беренче Бөтенсоюз халык санын алу үткәрелә башлый. Ул 1926 елның 17 декабрендә башланып, ике атна – авылларда, бер атна шәһәрләрдә үткәрелә. Аның якынча нәтиҗәләре 1927 елда игълан ителә, ә 56 томлык тулы мәгълүмат 1928-1933 елларда дөнья күрә.

Нәтиҗәләр буенча, СССР да халык саны 147 млн кеше була. Шуларның 82 проценты авыл җирендә яши.

Беренче очыш

118 ел элек (1903) бертуган Уилбер белән Орвилл Райт дөньяда беренче тапкыр очу аппаратын сынап карыйлар. «Флайер» аэропланы, 2,5-3,5 м биеклектән 39 м ара үтеп, 12 секунд очыш ясый. Ул көнне һавага дүрт аппарат күтәрелә. Соңгысы 250 м ара үтеп, 59 секунд һавада була.

 

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү