Резеда Сафина: “Өйгә машина кергәч, тәрәзәдән чыктык”

Апас районының Түбән Биябашы авылында гомер итүче Резедә Сафина гаиләсенә ярдәм кирәк. Ялгызы гына өч бала тәрбияләүче ханымның йортына олы юлдан килгән “КамАЗ” машинасы керә.

–14 декабрь төне иде ул. Бу көнне уйласың, үзәк өзелә, йөрәк сикерә башлый. Барыбыз да өйдә, кичке тугыз тулып киткән чак. Берзаман ниндидер тавышлар ишетелде, түбәдән туфрак коела башлады. Нәрсә икән бу дип аптырап калдык, – ди Резеда ханым. – Аннан зал бүлмәсенә кереп, тәрәзәдән чыктык. Йорттан бер әйберне дә алырга өлгермәдек. Иң мөһиме- үзебезне саклау иде. Әмма улым Айзатның сәламәтлегенә зыян килде. Ул җәрәхәтләр алды. Әлегә хастаханәдә дәвалана. Ничекләр яңадан йорт җиткерермен. Ирем иртә үлде. Мин өч малай белән тол калдым. Бер улым кечкенәдән авырый да әле.

Сафиннар әлегә туганнарында яши. Авыруга дучар булган улы Илназга тәрбия кирәк. Шуңа да Резеда ханым үзенә ярдәм итүчеләргә, өйләренә сыендырган туганнарына рәхмәтле.

– Туганыбыз Гөлфияләрдә яшибез. Ул безне ашата, киендерә. Бик зур рәхмәт аңа. Ничек тә йортыбызны төзекләндерәсе иде. Ияләнгән урыннан беркая да китәсебез килми бит, – ди ул.
Машина йөртүче юлда идарәне югалткан дип фаразлыйлар икән. Аның хәле авыр, ул хастаханәдә ята.

Резеда ханым йортны торгызу өчен халыктан ярдәм сорый. Үзе генә күтәрә алмаслык хәл икәнен дә әйтә. Бу гаиләнең язмышына битараф булмасак иде.

Ярдәм итәргә теләүчеләр Резедә Хәлим кызы Сафина исемендәге Саклык банкы картасы номеры 2202 2003 5703 7736. Әлеге карта 89586274731 номерына бәйләнгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү