Миләүшә Сафина: «Мәрьямне ташладың, бу балаларыңны гына карыйсың, диләр»

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында һәр атнаның шимбәсендә чыга торган Зәмирә Рәҗәпованың «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында җырчы Миләүшә Сафина үзен гаепләүләре турында сөйләде. 

Үзенчәлекле бала – Мәрьямне бер ялгызы тәрбияләгән Миләүшә нинди кыен хәлләрдә калып та сынмаган, үзен җуймаган көчле хатын-кызлардан. Бәхетенә, икенче ире аңлый торганнардан булып чыга. Гаиләсе дә Мәрьямне үз оныкларыдай кабул итә.

Бер-бер артлы тупырдап торган ике малай тапканнан соң, Миләүшәнең мәшәкате тагын да арта. Сабый бала тәрбиясе кирәк булган Мәрьямен әнисе кушуы буенча, ул авылына кайтара.

– Беренче улыма 1 яшь булганда, тагын балага уздым. Ике улым булды, аларга да игътибар кирәк. Мәрьям дә 24 сәгать игътибар сорый. Әле берсе, әле икенчесе белән мәш киләм. Мәрьям утырып тора, вакытым җитми, жәллим. «Азаплама баланы, кайтар. Мин аны карыйм, ашатам, эчертәм», – диде әни. Бу очракта мин, балага яхшы булсын, дип уйладым,  – ди Миләүшә тапшыруда.

Әлбәттә, чарасызлыктан барган бу адымын аның социаль челтәрләрдәге язылучылары гел исенә төшерәләр. «Мәрьямне ташладың, бу балаларыңны гына карыйсың», – дип язып, аның гел канына тоз салып торалар икән.

Алар исә гаиләләре белән атна саен кайтып, Мәрьямнең хәлен белешеп торалар.

«Күп гаиләләр үзенчәлекле балаларын күрсәтергә ояла. Әйе, ул үзенчәлекле бала, әмма бәхеткә, яратуга лаек. Мәрьямгә карата мәхәббәтемне аңлатып бетереп булмый», — ди җырчы.

 


Фикер өстәү