Владимир Путин дәүләтара туристлык оешмаларын булдыру мәсьәләсен карарга кушкан

Президент әйтүенчә, күпләрнең Россия белән эшләргә теләге бар.

Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына туристлык өлкәсендә дәүләтара оешмалар булдыру мәсьәләсен карарга кушты, дип яза ТАСС. Президент бу хакта Дәүләт Советы президиумының туризмны үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышында белдергән.

Путин әйтүенчә, илебезнең партнерлары күп.

– Бик күпләр Россия белән эшләргә тели, – дип өстәгән Президент.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Владимир Путин илебездә яшәүчеләрнең барысына – аз керемлеләренә дә, күп керемлеләренә дә сәяхәт итү мөмкинлеге тудырылырга тиеш, дип белдергән иде.


Фикер өстәү