Татарстан Президенты Казанның 175нче мәктәбендә һәлак булган укучыларның әти-әниләре белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 175 нче мәктәбендәге атышта һәлак булган балаларның әти-әниләре белән очрашкан. Очрашуда шулай ук фаҗигадә гомере өзелгән укытучыларның туганнары катнашкан. Анда Татарстан мөфтие, Казан һәм Татарстан митрополиты үлгәннәр рухына дога кылган.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәлак булганнарның туганнары сорауларына җавап биргән, шулай ук бу гаиләләргә төрле яклап ярдәм оештыру мәсьәләсе каралган. Президент профильле министрларны килеп туган барлык өстәмә проблемаларны хәл кылуга җаваплы итеп билгеләгән.


Фикер өстәү