Суд приставлары: «Халык еш кына коллекторларның артык күп шалтыратуларына һәм смс язуларына зарлана»

Еш шалтыраталар һәм язалар. Халыкка коллектор хезмәтен башкаручыларның әнә шул сыйфатлары ошап бетми. Бу хакта журналистларга суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча дәүләт реестрын алып бару һәм түләү вакыты чыккан бурычны кире кайтаруны хәл итүче юридик затлар эшчәнлегенә контроль бүлеге җитәкчесе Дмитрий Богумель әйтте.

Белгеч сүзләренчә, хәзерге көндә республика дәүләт реестрында вакыты чыккан бурычларны түләтү белән шөгыльләнә торган 13 оешма исәпләнә. Былтыр аларның саны 14 иде.

– Бурычлылар белән ничек эш итәргә икәнен 230 номерлы Федераль законның 4 нче маддәсендә төгәл аңлатыла, – ди Дмитрий Богумель. – Бу, иң элек, шәхси очрашулар, телефон аша аралашу, электрон элемтә чаралары аша сөйләшү, почта хезмәтеннән файдалану. Боларны башкару өчен бурычлының һәм өченче затның язмача рөхсәте булырга тиеш.

Шалтырату димәктән, коллекторларның әҗәтле кешене ничә тапкыр «борчырга» хокукы барлыгын да искә төшерделәр. Дмитрий Богумель аңлатканча, телефоннан шалтырату саны аена 8дән, атнасына – 2дән, көненә бердән артырга тиеш түгел.

Сүз уңаеннан, агымдагы елның җиде аенда татарстанлыларның коллектор оешмаларына карата шикаятьләре саны 545кә кадәр кимегән. Былтыр исә зарланулар саны 700дән артык иде.


Фикер өстәү