Балалар бакчасында түшәмнән штукатурка төшеп 3 бала зыян күргән

Мәскәү өлкәсендәге балалар бакчасында сабыйларның  көндезге ялы вакытында өсләренә түшәмнән штукатурка төшкән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Әлеге хәл Ленин шәһәр округының Боброво авылында булган. Нәтиҗәдә ике баланы өйләренә озатканнар, алар җитди зыян күрмәгән Ә менә өченче баланы хастаханәгә китергәннәр, чөнки аның аягы сынган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара, сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү