Финанс министры, Көнбатыш дефолт игълан иткән очракта, Россиянең судлашырга әзер булуын белдергән

Көнбатыш дефолт игълан итәргә ниятләгән очракта, Мәскәү евробондлар буенча чит илләрнең инвесторлары алдындагы бурычларын үтәү өчен мөмкин булганның барысын да эшләгәнлеген судларда расларга әзер. Бу хакта финанс министры Антон Силуанов “Известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергән.

«Судта валютада, шулай ук сумнарда түләргә тырышуыбызны раслаган кәгазьләрне күрсәтәчәкбез”, – дигән министр.
Шул ук вакытта ул, эш судка барып җиткән очракта, шактый ук катлаулы хәлләрнең килеп туачагын искәрткән.

“Кыенлыкларга карамастан, хаклы булуыбызны бик тырышып расларга туры киләчәк. Бүгенге кризис күрсәткәнчә, Көнбатышның демократиягә, шәхси милекнең кагылгысызлыгына һәм башка кыйммәтләргә нигезләнгән төп терәкләре җимерелеп килә, шуңа күрә алардагы суд системасының гаделлегенә карата да шигебез зур”, – дип билгеләп үткән министр.

Аның әйтүенчә, дефолт, илнең кредит түләүгә сәләтсезлеген күрсәтеп, абруена бик нык суга, шуңа күрә Көнбатыш мондый хәлне китереп чыгару өчен бөтен көчен куячак.

Исегезгә төшерәбез: Көнбатыш илләре Украинада махсус хәрби операция башланганнан бирле безнең илгә бик күп санкцияләр кертте, шул исәптән Россия Банкының алтын-валюта резервыннан файдалану мөмкинлекләрен чикләде.

Валютага юлны ябу 6 апрельдә Финанс министрлыгына илнең евробондлар буенча бурычын валютада түләү мөмкинлеге бирмәгән. Министрлык аны сумнарда түләгән. Россиянең “катырылган” счетлары ачылгач кына инвесторлар аны валютага әйләндерә алачак.

Силуанов сүзләренә караганда, Көнбатыш илләре Россиянең валюта байлыгының яртысын диярлек – якынча 300 миллиард долларны “катырган”.


Финанс министры, Көнбатыш дефолт игълан иткән очракта, Россиянең судлашырга әзер булуын белдергән” язмасына фикерләр

  1. Добрый вечер. Как найти контакты Резеды Исхаковой. Как записаться к ней на прием.

Фикер өстәү