Казанда дустанә илләрнең мәгариф министрлары җыелды

Телдә белем. Казанга дустанә илләрнең мәгариф министрлары жыелды. «Киләчәкне күзаллап» халыкара форумында белем сыйфаты, яшьләр белән эшләү, икътисадны үстерүдә мәгарифнең роле, чит илләрдә рус телен үстерү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Кунаклар бездән нәрсәгә өйрәнергә җыена?

Тәүге мәртәбә оештырылган җыенда катнашучылар арасында Мисыр, Сенегал, Мали, Зимбабве, Сүрия Гарәп Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлеге, Пакьстан, Мьянма, Шри-Ланка, Куба, Венесуэла, Белоруссия, Кыргызстан һәм башка ил вәкилләре бар.

Россия Президенты Владимир Путин чарада катнашучыларга видеосәламен җиткереп, илнең мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә ачык булуын һәм мондый аралашуның уңышлы алып барылуын әйтте.

Без башка илләрдә мәгариф алга китсен өчен күп нәрсә эшлибез. «Чит илләрдә – Россия укытучысы» программасында катнашучы укытучылар саны елдан-ел арта. Безнең укытучылар чит илләрдә белем бирә. Алдагы елларда бу эш тагын да киңәйтеләчәк», диде Владимир Путин.

Сүз уңаеннан, «Чит илдә Россия укытучысы» проекты буенча 2022–2023 уку елында 379 укытучы белем бирә. Әйтик, Таҗикстанда 76, Кыргызстанда 116, Үзбәкстанда 139.

Президент белдергәнчә, илебезнең мәгариф куәте зур, ул педагогик һәм фәнни мәктәпләре белән көчле. Соңгы 20 ел эчендә илебезнең бөтен белем системасы яңартылды. Россия иң алдынгы педагогика ысуллары белән уртаклашырга әзер. Бәйсез илләрнең мәгариф өлкәсенә чит калыпларны кертергә тырышуы бар, моңа юл куярга ярамый.

Сүз уңаеннан, «Чит илдә Россия укытучысы» проекты буенча 2022–2023 уку елында 379 укытучы белем бирә. Әйтик, Таҗикстанда 76, Кыргызстанда 116, Үзбәкстанда 139.

Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко әйтүенчә, безгә бәйсезлекне саклау мөһим. «Минемчә, бу бөтен дөнья өчен шулай. Без төрле булуыбыз белән көчле», диде ул.

Фурсенко сүзен дәвам итеп, үзгәрешләр заманында яшәвебезгә басым ясады.

– Барыбыз да яхшы укырга тиеш. Яшьләр дә, безнең буын да. Мәгарифтә чик юк. Нормаль кеше гомер буе укый һәм үзе дә дөньяны үзгәртергә ярдәм итә, диде ул.

Ул шулай ук квалификацияле белгечләргә кытлык булуын да яшермәде. «Кайбер илләр белгечләрне суырткыч кебек үзләренә тарта. Без моны беләбез. Шуңа күрә җәлеп итә торган эш урыннары булырга тиеш. Без җыелган IT парк шундый урын», диде элеккеге мәгариф министры Фурсенко.

Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов илдә тормышка ашырыла торган проектлар белән таныштырып, мәгарифнең бүгенге торышы, чит илләр белән берлектә төзелгән мәктәпләр турында сөйләде. Совет заманында безнең белем системасының ин яхшысы булуын тагын бер кат искә төшерде. Тәрбиядә традицион кыйммәтләргә таянуыбызны, мәктәпләрдә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре булдыруга да тукталды. Россия укучылары, «акыллы башлары» белән дә горурланды.

– Сезнең командаларны фән олимпиадаларына әзерләргә булыша алабыз. Без куркынычсыз интернет булдырдык. Бу тәҗрибә белән дә уртаклаша алабыз. Укучыларга һөнәри әзерлек турында 6 нчы сыйныфтан ук аңлата башлыйбыз. Бу хакта әйтер сүзебез бар. Урта һөнәри белем бирү системасы да камилләшә. Элек вузларга керү модада булса, бүген мәктәпне тәмамлаучы укучыларның 60 проценты көллиятләргә укырга керә. Уртаклашыр өчен тәҗрибәләр җитәрлек, диде Сергей Кравцов.

Россиядә 17,7 миллион укучы исәпләнә, 7 миллион сабый бакчага йөри. 40 мең мәктәп, 33 мең бакча бар.


Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү