Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты вафат

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Рәшит Сөләйманов вафат. Мәрхүмне бүген җирләгәннәр. Бу хакта «Тәртип» радиосының ВКонтакте аккаунтында хәбәр ителә.

«Рәшит абый күптән түгел «Тәртипле иртә» тапшыруында кунак булган иде. Тапшыру ахырында тыңлаучыларыбызга бик матур теләкләрен җиткерде. Бу аның мәңгелеккә саубуллашуы, бәхилләшү булган икән. Рәшит ага хакында күңелләрдә бары тик якты уйлар гына сакланачак. Урыны оҗмахта булсын!» – диелә кайганмәдә.

 


Фикер өстәү