Чүп өчен бүләк. Татарстанда «ЭкоЯз» җиңүчеләрен котладылар

Чүп җыясың, агач утыртасың, тирә-якны матурлыйсың һәм үзеңә башкаларны ияртәсең. Әле җитмәсә, бүләк тә эләгә. Татарстанда санитар икеайлык кысасында оештырылган «ЭкоЯз» бәйгесендә җиңгән гаилә Санкт-Петербургка юл тотачак.

Чистайда яшәүче Степановлар бу бүләккә әле дә ышанып бетә алмыйлар. Иртәдән торып, барысы да матур итеп киенеп, Казанга юл тотканнар. Ике кызлары Машабелән Настя мәктәп укучылары, кечкенә уллары Александр әле бакчага йөри. Әнә шул бакчада тәрбияче булып эшләүче әниләре Ольга бу бәйге турында ишетеп кайта да инде. Алар җиң сызганып эшкә тотына.

– Без моңа кадәр дә табигатькә битараф түгел идек. Чүпләмәскә тырышабыз. Тирә-якны чиста тотабыз. Үз йортыбыз белән яшәгәч, эш тә күп. Тәртиплисе урыннар да җитәрлек. Уйлаштык та, гаиләбез белән бәйге өчен мультфильм төшерергә булдык. Махсус программа белән эшләдек. Эчтәлеге болайрак: кече кызыбыз суга пластик шешә ташлый. Олысы исә алай эшләргә ярамавын кисәтә. Суга кергәч, чүпнең тагын да күбрәк булуын күрәләр дәбергәләп сулыкны чистарта башлыйлар. Башта рәсемен ясадык, аннан шул курчакларны сөйләштерә башладык. Менә монысы җиңел бирелмәде. Мультфильмны ясар өчен 1 атна вакыт кирәк булды, – ди Ольга.


Шул мультфильмга бар эшләрен кертә алар. Тирә-якларын да күрсәтәләр. Бакчаларына матур итеп яшел почмак ясап куялар. Әтиләре машина тәгәрмәчләрен эшкә җигә. Үзенекеләр генә җитмәгәч, күршеләрдән сорыйлар. Шуларн
ы акка буяп, матур итеп өеп, җәннәт бакчасы ясыйлар.

Бу гаиләдә бер нәрсә дә аунап ятмый. Батареяларнымахсус савытка җыеп тапшыралар, кәгазьнең дә үз урыны бар.

– Бервакыт урамыбыздагы бер мәчене машина таптатты. Күршеләр белән аны дәвалар өчен акча җыя башладык. Хәле бик авыр иде. Без исә макулатура тапшырганнан кергән барлык акчабызны шушы мәчене дәвалауга тоттык. Шөкер, исән калды ул. Хәтта яңа хуҗа да тапты, – ди Ольга.

Степановлар киләчәктә дә төрле бәйгеләрдә катнашачакбыз, диләр.

– Республикада елдан-ел экологиягә зур игътибар бирелә. Халык та битараф түгел. Шәхси йорт белән яшәгәч, үзең дә сизмәстән тирә-якның чисталыгын кайгыртабашлыйсың. Ә инде менә мондый бәйгеләр тагын канат куя. Җиңүче дип котласалар да, әле дә ышанып бетә алмыйбыз. 5 кешелек гаиләбезгә СанктПетербургка юллама алу турында уйлап та карамаган идек, – ди Сергей Степанов.

Арча районының Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән төп белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Руфинә Нәгыймова рәсемнәр бәйгесендә 1 урынны алган.

– Мәктәбебез белән экологияне кайгыртабыз. Бөтен чараларда катнашабыз. Чүп тә җыябыз, агач та утыртабыз. Мондый бәйгедә катнашканыбыз юк иде. Күңелгә шулкадәр рәхәт, – ди Руфинәнең сыйныф җитәкчесе Чулпан Сәгыйдуллина.

«ЭкоЯз» бәйгесендә катнашу өчен быел 143 гариза килгән. Икеайлык кысасында 750 мең кеше чистарту өмәләрендә катнашкан.

– Бүген эшләгән эшләр киләчәк өчен башкарыла, – ди Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков. – Әлеге бәйге 8 ел рәттән уздырыла. Катнашырга теләк белдерүчеләр арасында мәктәп коллективлары, балалар бакчалары, гаиләләр күп. Бергә булганда гына без сулыкларны, урман-кырларны, сулар һаваны чистарта алабыз. Кайда гына булсак та, ни генә эшләсәк тә, максатыбыз бер безнең.

Сүз уңаеннан, «Иң яхшы басма матбугат»номинациясендә хезмәттәшебез Гөлгенә ШИҺАПОВА җиңү яулады.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү