Татарстанда Яшьләр елы үткәрергә тәкъдим иткәннәр

Ринат Садыйков белдергәнчә, яшьләр белән эшләү өчен яңа ысуллар табарга кирәк.

Республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков VI чакырылыш Дәүләт Советының 44нче утырышында ясаган чыгышында төбәктә Яшьләр елы игълан итәргә тәкъдим иткән.

Аның әйтүенчә, яшьләрнең фәлсәфәсен үзгәртергә, аларның файдалы була алуларын күрсәтергә кирәк. Министр фикеренчә, программалар һәм проектларны яңа эчтәлек, кыйммәтләр, югары дәрәҗәдә мәгънә белән тулыландырган очракта, моңа ирешергә мөмкин.
Ул шулай ук яшьләр белән эшләү нәтиҗәсенең тиз генә була алмавын искәрткән. Яңа шартлар яңа эш ысулларын таләп итә, дигән министр.


Фикер өстәү