Көрәшче Гөлназ Ганиева: «Хатын-кыз эше түгел бу»

Тукай районының Биклән авылында яшәүче Гөлназ Ганиева билбау көрәше белән шөгыльләнгән. Кызлар булмагач, сиксән кило авырлыктагы ирләр белән бил алышкан хәтта. Хәзер инде спорттан киткән. Сабан туе җиткәндә Гөлназның күңеле җилкенәме?

– Без башта Әгерҗе районының Салагыш авылында яшәдек. Авылда эш беткәч, шәһәргә якын дип, бер белмәгән Бикләнгә күчендек. Ул вакытта миңа 15 яшь чамасы иде. Салагышта гимнастика белән шөгыльләндем. Ә монда андый түгәрәк юк. Тренер Марат абый Мөхәмәдиев: «Әйдә көрәшкә языл!» – диде. Егетләрнең бил алышканын карап торгач, миңа да кызык булып китте. Өч айдан соң Татарстанда узган ярышта икенче урынны алдым, – ди 25 яшьлек Гөлназ.

Төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулаган ул. Чиләбедә узган илкүләм ярышта икенче урынны алган. «Һәрвакыт отарга тырыштым. Бары ирекле көрәштә генә бер мәртәбә оттырдым. Казанда узган ярышка тренерым үгетләп диярлек алып барды. Авыррак шул ул, бөтен сөягеңне сындыруың бар. Менә шунда бирештем дә инде. Көрәштә хатын-кызлар арасында дуслык юк. Алар бер-берсен көндәш итеп күрә. Җиңелгәндә, ачулары бик каты чыга икән», – ди Гөлназ.

Әмма озак көрәшергә насыйп булмый аңа. Аягын авырттырып, ай буе аксаклап йөри ул. Операциядән соң көрәшне бөтенләй ташлаган. Шулай итеп, тренер булу хыялы чынга ашмый калган. Аның каравы Чаллы техникумында токарь белгечлегенә укырга кергән. Гөлназ күбрәк ирләр эшен башкарырга ярата икән.

Әтисе дә көрәшкән аның. Әмма, көрәшмәсен дип, кызын өйдә бикләп калдырган чаклары да була.

– Аның каравы уңышларыма сөенә иде, – ди Гөлназ. – Очрашып йөргән вакытта булачак ирем дә бу шөгылемә каршы булды. Хәзер кызыбызга – 3 яшь. Аның көрәшүен теләмәс идем. Башка кызларга киңәшем шул: көрәшеп, сәламәтлегегезне бетермәгез. Үземнең дә бүсер чыккан. Башта сиздерми ул. Авыру тора-бара килеп чыга. Сиксән кило ирләр белән көрәшкәндә, ничек сытып бермәгәннәр, дип аптырыйм.

Гөлназның көрәшү теләге сүнгән инде. Югыйсә тренеры әле дә чакыра икән. Аны бик нык хөрмәт итсә дә, Гөлназның – үз карары. Сабан туйларында да бил алышмый хәзер, әмма 16 потлы гер күтәрүен дәвам итә. Әнисе аны, син – ир дә, хатын-кыз да, дип шаярта икән. Ни өчен дигәндә, бер эштән дә курыкмый. Шул ук вакытта хатын-кыз нәзакәтлелеген дә югалтмый. Бәйрәмнәрдә шигырьләр сөйләп, авылдашларын елата белә. Районда Сабан туе гүзәле булып танылган хәтта. Менә шундый чибәр дә, батыр да Гөлназ ул! Хәзер аны беләктәге көч түгел, матурлык, гаилә тормышы күбрәк кызыксындыра.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү