Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Сенегалның хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләре яхшы

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан-Батиста Тиата Тина белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстан ягыннан анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Илче әфәнде Казанга эш сәфәренә килде (2022 елның 7-9 ноябре). Визит программасында – Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, Иннополис шәһәрендә, Казан федераль университетында, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгында очрашулар.

Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Сенегал җитәкчелегенә 2022 елның мартында Татарстан делегациясенең республикага визитын оештырган өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты шулай ук ассызыклаганча, Татарстан-Сенегал хезмәттәшлеге быел 60 еллыгын билгеләп үтүче Россия һәм Сенегал арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән.

Татарстан Сенегал белән багланышларны үстерергә тели, диде Рөстәм Миңнеханов, соңгы вакытта элемтәләр активлашты. Шулай итеп, Татарстан Милли олимпия комитеты президенты һәм Сенегал Президенты киңәшчесе Мамаду Дьяня Ндьяй җитәкчелегендәге делегацияне, шулай ук SIFI компанияләр төркеме генераль директоры Габдеррахман Ндиае әфәнде җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Сенегал – мөселман иле, анда халыкның 95%тан артыгы ислам динендә. Үз чиратында, Татарстан – мөселман дөньясының иң төньяк өлеше.

Татарстан һәм Сенегалның хезмәттәшлекне үстерү һәм тулаем Россия-Сенегал мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен яхшы мөмкинлекләре бар, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук киләсе елда илебездә «Россия-Африка» икенче саммитын үткәрү планлаштырылуын искәртте.


Фикер өстәү