Путинның матбугат секретаре: «Россиядә дефолт килеп чыгуга сәбәп юк»

Россиядә дефолт килеп чыгуга сәбәпләр юк, Көнбатыш ясалма рәвештә шундый хәл тудырырга маташа. Россиянең евробондлары буенча валюта белән түләү мөмкинлекләре ачылмаса, Мәскәү аларны сумнарда түләячәк, дип белдергән Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

“Бу җәһәттән тәфсиллерәк мәгълүмат ишетәсегез килсә, Үзәк банкка мөрәҗәгать итү яхшырак булыр. Әмма тагын бер тапкыр әйтәм – Россия үзенең бурычларын түләү өчен кирәкле барлык ресурсларга ия”, – дигән Песков журналистларга.

Шул ук вакытта ул Россиянең байтак акчасының чит ил дәүләтләрендә “ябылып” калуын билгеләп үткән.
“Ябу” дәвам итсә һәм “ябылган” суммалардан бурычны түләү мөмкинлеге бирелмәсә, бурыч сумнарда түләнәчәк. Теоретик яктан караганда, дефолтка охшаш ниндидер хәлләр оештырылырга мөмкин анысы. Әмма бу ясалма булачак, чынбарлыкта дефолтка бернинди дә нигез юк”, – дип белдергән Песков.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россия Финанс министрлыгы бүген еврооблигацияләр буенча бурычын, чит ил банкының поручениене валютада үтәүдән баш тартуы сәбәпле, беренче тапкыр сумнарда түләгән. Сумнарны валютага алыштыру Россиянең “катырылган” счетларын ачканнан соң гына мөмкин булачак.


Фикер өстәү