Очучы Венер Мөхәммәтгәрәев: «Без тарихи вакыйга алдында»

Бөтендөнья татар конгрессың VIII корылтаен мин тарихи вакыйга дип атыйм. Бөтен дөньяга сибелгән татар Казанга җыелып, көн үзәгендә торган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүен башкача атап та булмый. Өметләр зурдан. М. Громов исемендәге институтның очучы-сынаучысы Венер Мөхәммәтгәрәев әнә шундый фикердә:

– Минем өчен бик кызыклы һәм көтеп алынган вакыйга бу. Бәлки корылтайда беренче тапкыр катнашуым шулай тәэсир итәдер. Минемчә, рух, тел, фикерләү рәвеше, гореф-гадәт, мәдәният буенча якын кешеләр, милләттәшләр белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек бит бу. Сүз уңаеннан, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән Мәскәүдә даими очрашып торабыз. Төрле чаралар үткәрәбез, бәйрәмнәр оештырабыз, яшьләр белән эшлибез. Татарстан башкаласында узачак корылтайдан үзем өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алырмын дип уйлыйм. Үзем дә милләтәшләребезгә файдалы була алсам, бик шат булырмын. Дөньядагы барлык татарларны берләштерүче Бөтендөнья татар конгрессы корылтае, чыннан да, зур әһәмияткә ия. Чит илләрдә яшәүче күпме милләтәшләребез гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне сеңдереп, үз сорауларына җавап табып кайтып китә! Мине дә бу зур чараның бер өлеше булырга чакыруларына зур рәхмәт.


Фикер өстәү