Җиде бала анасы: Бу хәсрәттән сыгылып төшмәдек

«Чын бәхетне гөрләп торган балалар тавышыннан таптым». Арча районындагы Илдус авылында яшәүче җиде бала анасы Гөлгенә Хәбибрахманова сүзләре бу. Җиде сабыйга гомер биргән ананың күңел сандыгы шыплап тулган икән лә. Акрын гына шул сандыкны барладык…

Гөлгенә апа да, ире Айдар да – ишле гаиләдә үскән кешеләр. Ул үзе Арча районы Шушмабаш авылыннан, тормыш иптәше Шекәдән. Хәбибрахмановлар оясыннан Тамчы, Айгөл, Айтуган, Дамир, Данис, Надир, Самат исемле егет-кызлар үсеп чыккан. Гөлгенә апа – «Ана даны» медале иясе дә. Хәер, Гөлгенә апа кебекләргә һәйкәл койсаң да, аз булыр әле ул.

– Үземнең дә, иремнең дә әти-әнисе безне бер-беребезне якларга, туганлык хисләрен изге  итеп сакларга өйрәттеләр. Гаилә коргач, Аллаһы Тәгалә миңа да җиде бала анасы булырга насыйп итте. Без һәр баланы теләп, яратып алып кайттык. Чын бәхетне менә шушы балалар тавышыннан, шаулап торган гаиләдә таптык, – ди ул.

Ишле гаилә эчендә мәшәкате дә чиксез, җитешсезлекләре дә аз булмый, билгеле. Моны Гөлгенә апа да яшерми. Тик йөрәк тулы ярату хисе булганда, боларга игътибар итәсеңме соң инде?! Игътибар ителсә дә, онытыла.

– Сабыйларны ихлас ярату, алар белән горурлану авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Без беркайчан тормышыбыздан зарланмадык, киресенчә, һәр баланың шатлыгын уртак итеп, аның белән бергә көенеп, бергә сөенеп яшәдек, – ди Гөлгенә Хәбибрахманова.

Ләкин… Күп була ананың тормышында «ләкин» дип, аны туктатырга тырышкан вакытлар…

2015 елда кечкенә уллары Самат зәһәр авыруга дучар була. Табиблар әле бер яше дә тулмаган нарасыйга кан рагы куркыныч диагнозы куя. Әле дөньяның ямен дә, тәмен дә татырга өлгермәгән баланы үлем күләгәсе сагалап йөри башлый. Хастаханә ишекләре, ак халатлы табиблар, бетмәс-төкәнмәс тикшеренүләр, баланың күзгә карап үзгәрүе, аңа җелек күчереп утыртулар… Ана йөрәге һәр балага берәү түгел лә, берәү генә! Гөлгенә апаның сабырлыгын сынар мизгелләр була бу. Самат белән туган йортларыннан еракта дәваланган мизгелдә, «Өйдәгеләр нихәлләрдә икән?» – дип аз өзгәләнми ул. Дәвалану узган көннәрдә җиде баланың берсе беренче сыйныфка укырга да керергә тиеш була әле. Ләкин… Мәктәп кайгысымы соң?!

Хәбибрахмановлар үзләре кичергәнне, дошманга да язмасын дип, хәзергесенә шөкер итеп яши.

–  Бу хәсрәттән сыгылып төшмәдек, – ди ана. – Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, барлык туганнар, күршеләр, авылдашлар, изге җанлы мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән бу чирдән дәваланып кайттык. Айдарымның көчле җилкәсе астында булу да, балаларымның берсе өчен берсе барысын да эшләргә әзер торулары, бердәмлекләре миңа зур көч бирде.

Тик… Җайланган тормышның ишеген кабат кара кайгы шакый. Өч ай элек балаларны ятим, Гөлгенә апаны сыңар канат итеп, Айдары мәңгелеккә күзләрен йома…

– Балаларымның кадерле әтисе, минем яраткан Айдарым, йортыбызның терәге булган кешене югалту хәсрәте – йөрәгебез ярасы. Авыр, бик авыр, – ди Гөлгенә апа. – Айдарым бик төгәл, таләпчән, намуслы, ярдәмчел, кирәк урында шаян да була белде. Исемдә: бервакыт 8 Март бәйрәме алдыннан барыбыз да бергә пилмән бөктек. Шунда мин Айдарыма, телевизорда ашарга гел ирләр пешерә, берәр пешерү эшен сиңа йөклим әле, дип шаярттым. Балаларның 8 Март бәйрәме концертыннан кайтышыма кәстрүл тутырып пилмән пешереп куйган иде бу! «Ашарга пешерә алмый әллә, дип уйлыйсыңмы, менә, Гөлгенәм, бәйрәм ашы итеп пилмән пешердем!» – дип каршы алды. Айдарымның урыны җәннәттә булсын иде!

Яшәргә дә яшәргә, балалар, оныклар шатлыгын тоеп, бәхетле картлыкка парлап керергә насыйп булмаса да, Гөлгенә апа зарланмый.

–  Канаты каерылган кош сыман хис итсәм дә, минем өчен өзелеп торган балаларым хакына тырышып яшәргә, көчле булырга кирәк, дим. Ходай ташламас, – ди әңгәмәдәшебез. – Кайгыларга бирешмичә, сабыр булып, балаларымның милләтебезнең дәвамы, илебезгә лаеклы, авылыбыз терәге булып үсеп җитүләрен телим. Аларның игелекләрен күрергә насыйп ит, Раббым, дим.


Фикер өстәү