Хат ташучы Гөлгенә белән Гөлнара: 16 мең сум хезмәт хакына гына ерак китеп булмый шул

Сабада яшәүче Гөлгенә белән Гөлнара хат ташучы булып эшли. Үзләре – Теләче кызлары. Менә инде алар 14 ел авыр сумкаларын җилкәләренә асып, өйдән-өйгә газета-журналлар ташый. Укымый түгел, матбугатны халык яратып укый. Хат язышу гадәте дә бетмәгән әле.

– Хат ташучы, өйгә кергәч, безгә бер хезмәткәр кирәк, диде. Үзе белән мине почтага алып китте. Шуннан барысы да башланды инде. Аннан туганым Гөлнара да иярде. Менә шулай икенче дистә китте. Эшебез авыр түгел. Бик яратып башкарабыз, – ди Гөлгенә Булатова.

51 яшь булса да, җилдән җитез үзләре. Йөри-йөри тиз атларга өйрәнеп беткәннәр, күрәсең. Форма сакларга спорт белән шөгыльләнү дә булыша. Бергәләшеп турникта тартылалар, Боз сараена шугалакка йөриләр. Роликта шуарга яраталар. Җәен почтаны сәпидтә тараталар. Менә шундый актив үзләре.

– Көнгә ничә чакрым ара үтәсез? – дип сорадык.

– Чутсыз, без аны санамыйбыз. Саф һавада йөрү бик файдалы. Табигать сулышны киңәйтә. Кошларның сайраган тавышларын ишетеп, өй кыегыннан тамчылар тамганын күреп кайтабыз. Офиста утырсаң, матурлыкны күреп булмый бит. Дистәдән артык урамны урыйбыз. Әле газета гына түгел, пенсияләр таратасы, коммуналь хезмәт өчен түләү квитанцияләре, бандерольләр, хатлар, реклама материаллары өләшәсе дә бар. Товарын да сатарга кирәк. Хәзерге вакытта орлыклар сатабыз. Без эшебезне вакытында үтәргә яратабыз, – ди Гөлнара.

Хат ташучылар булганда, халык та ил-көн яңалыклары белән вакытында таныша, рухи азык туплый. Газета да искерми, хатлар да соңармый, кыскасы. Ә бит почта таратучылар җитмәгән кайбер авылларда моңа кызыгырга гына кала.

Әлбәттә, җәяү йөрү ардырта. Кызлар өйгә арып кайтуларын да яшерми. «Диванга кайтып егылабыз да, ял иткәч, иртәгесен елмаеп тагын чыгып китәбез… Көн артыннан көн туа. Шулай гомер уза. Яратмасаң, бу кадәр озак эшләп булмый», – ди алар. Тик әйтер сүзләре бар: товар сатуны бетерсеннәр, хезмәт хакын арттырсыннар. 16 мең сум хезмәт хакына гына ерак китеп булмый шул. Хат ташучының да кешечә яшисе килә бит.

 


Фикер өстәү