Балтач волонтерлары СВО зонасына УАЗ һәм ике Нива машиналары илтеп тапшырган

Балтач волонтерларының, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүчеләрнең саны көнләп арта. Хәзер инде аерым кешеләр генә түгел, авыллары белән шушы эшкә ихлас бирелүчеләр күп. Шуның нәтиҗәсе буларак, гуманитар ярдәмнәр күп җыйнала, алар тиз арада ияләренә барып та ирешә.

Ике арада элемтәләр нык. Шушы арада гына зонадагыларга берничә машина, алар соравы буенча мотоцикл, төрле генераторлар, мичләр, пычкылар, дроннарга каршы станция, квадраткоптерлар, инструментлар, медикаментлар, маскировкалау сеткалары, шәхси посылкалар, азык- төлек, күп төрдәге тиз әзерләнә торган коры ашлар, шәхси гигиена әйберләре, кыскасы, көндәлек кирәкле бик күп әйберләр җибәрелде.

Волонтерлар белән ерак сәфәрдә шушы көннәрдә генә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та булып кайтты. Бу юлы зонадагы егетләргә бер УАЗ һәм ике Шевроле-Нива машиналары, гадәттәгечә гуманитар ярдәм тупланмалары илтеп тапшырылган. Шулай ук госпитальләргә, балалар йортларына да кирәк- яраклар алып барылган.

Андагылардан килеп ирешкән ихлас рәхмәт сүзләре исә волонтерларны яңа игелекле эшләргә рухландыра. Бер ярдәмне илтеп кайтуга, алар инде икенче сәфәргә әзерләнә, ярдәм туплауны оештыра башлый. Теләктәшләре дә бихисап


Фикер өстәү