Риман Гыйлемханов: «Боларны ишеткәч, көнләштем дә, гарьләндем дә»

Беркөнне таныш булмаган берәү миңа рәхмәт әйтеп шалтырата. «Газетага сез язганнарны укыр өчен язылдым», – ди. Дөресен генә әйткәндә, газета эше шактый арыткан иде, «Әйтеп кеә бактым» рубрикасын алып бару-бармау турында икеләнә дә башлаган идем. Минем язганнар кемгә кирәк инде ул, дип уйлаган чаклар да булмады түгел. Ә менә бер укучыбызның миңа шалтыратуы бөтен икеләнүләрне юкка чыгарды да куйды.

Үзен «Хәмит Вәлиди» дип таныштырды ул. Дөрес җөмләләр белән матур итеп сөйли. Әйтүенчә, «Казан утлары», «Чаян» журналлары, төрле газеталар редакцияләренә кереп йөри икән. Без кызыксынучан халык бит инде, «Чаян»га Алмаз Хәмзингә шалтыратып: «Шундый-шундый кешене беләсеңме?» – дип сорадым. «Гыйлемле кеше, иҗат кешесе, безгә дә шигырьләр калдырып киткәли», – ди Алмаз.

Насыйп булса, Хәмит Вәлиди белән якыннан танышырбыз да әле. Мине аның шалтыратуы уйга калдырды. Хәмит әфәндене аерым бер кешенең язмалары гына түгел, гомумән, татар газета-журналлары язмышы кызыксындыра. Басма матбугатка язылучылар саны кимү дә борчый иде бугай. Юкса редакциядән редакциягә кереп, газета-журналлар алдында торган хәл итәсе мәсьәләләр турында сорашып, үзенең киңәшләрен биреп, шигырьләрен калдырып йөрмәс иде.

Бу юлларны ни өчен язам? Бездә бит әле вакытлы матбугат язмышы өчен җаваплы кешеләр арасында газета-журналларны кулларына тотып карамаучылар да очрый. Ходай аларга бераз булса да Хәмит акылларын бирсен иде. Мин үзем милли матбугатны милли сәясәтнең аерылгысыз бер өлеше дип күзаллыйм. Бераз гына тарихка багыйк әле. 1905–1924 елларда Россиянең төрле төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә татар телендә 310 газета, 89 журнал нәшер ителүе билгеле. 1883 елда Кырымда беренче төрки-татар газетасы «Тәрҗемән» чыга. Аның турында «…татар иҗтимагый фикере үсешенә зур ярдәм итте» дип язып калдырганнар. Кызыклы бәя, әйе бит! Әле 1905 елга хәтле татар шәкертләре кулъязма газеталар да чыгарганнар. Аларның тиражлары тора-бара дистә меңләп исәпләнә башлаган. Патша Россиясендә яшәүче халыкларның яртысы диярлек укый-яза белмәгән. Дөрес, Россиянең көнчыгышында грамоталык буенча татарлар беренче урында торган, әмма бу бит әле бөтен татар укый-яза белгән дигән сүз түгел. Мәсәлән, кайбер мәгълүматлар буенча, һәр җиде кешенең берсе генә «гыйлемле» исәпләнгән. Шуңа карамастан газета-журналлар алдыручылар арта торган.

Рәсми мәгълүматлар буенча бүген татарча 112 газета, 39 журнал нәшер ителә икән. 1905–1924 еллар белән чагыштырганда 2,5 тапкыр чамасы ким дигән сүз. Саннар белән башыгызны бутыйсы килми, узган гасырларда басма матбугатның мулдан нәшер ителүен нәкъ менә милли сәясәт, милли идеологиягә бәйлисе килә. Җәмгыятьтә нинди генә үзгәрешләр булмасын, хакимияткә кемнәр генә килмәсен – алар үзләренең сәясәтен киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә, аңлатып барырга тиеш. Тиеш кенә түгел, мәҗбүр. Шунсыз булмый. Үзен хөрмәт иткән хакимиятнең үз матбугат органнары, төрле мәгълүмат чаралары булырга тиеш.

Хакимият аларның кадерен белергә тиеш. Интернет заманында вакытлы матбугатның кадере кимергә мөмкин, бу табигый да. Шул ук вакытта рәсми сайтларны исәпкә алмаганда, интернет коткы таратуда да зур эш башкара. Моны хакимият үзе дә таный һәм ялган мәгълүматларга каршы аяусыз көрәшә. Үзе үк тудыра, үзе үк аны юк итә башлый – монысы да кызык, әйе бит! Шәхсән үзем электрон мәгълүмат чаралары эшчәнлегенең тотрыклы булуына да ышанып бетмим әле.

Ә менә басма матбугат… Ул гомерлерәк булыр төсле. Бүген без әллә ничә гасыр элек язылган тарихи ядкарьләрне кадерләп саклыйбыз. Бераз катырак селкесәң таралыр хәлгә җиткән, саргаеп беткән төрле документлар, газета-журналлар – безнең өчен иң кадерле мирас.

Без – газета чыгаручылар, аны укучылар, газета белән хезмәттәшлек итүчеләр – олы үзгәрешләрнең шаһитлары. Алай гына да түгел, тарих язуга, һәр чорның милли сәясәтен тормышка ашыруга шактый ук дәрәҗәдә үз өлешебезне кертүчеләр.

Газета-журналлар милләтебезне, телебезне саклауга да зур өлеш кертә. Күптән түгел «Тәртип» радиосыннан Татарстанның Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән әңгәмә тыңладым. Ул Петербург халкы турында кызыклы гына сүзләр әйтте. Бу кала халкы рухи байлыкны матди байлыктан өстенрәк күрә икән. Һәр гаилә атна саен концерт-спектакльләргә бара, ди. Җәмәгать транспортында, метрода йөрүчеләр безнең кебек телефонга чукынып утырмыйлар, ә газета, китап укыйлар икән. Боларны ишеткәч, көнләштем дә, гарьләндем дә. Иң мәгърифәтле халыкларның берсе булып тарихка кереп калган татарымны уйлап куйдым. Бүген безгә, күрәсең, газета-журнал язмышын үз язмышы итәргә омтылган шәхесләр җитми. Ә сиңа, Хәмит дус, күңелдә шундый уйлар тудырган өчен рәхмәт.

 


Фикер өстәү