Казаннан йолдызларга якынрак. КФУның астрономия обсерваторияләре – ЮНЕСКО сагында

Мәгълүм булганча, Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелде. Татарстанны чираттагы җиңүе белән Мәскәүдә дә котладылар.

Республика Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе утырышында катнашты. Утырышны Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров алып барды. Форсаттан файдаланып, республиканы чираттагы җиңүе белән котладылар.

Лавров Песошинга «Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре» объектын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында диплом тапшырды.

– Бу – илебезнең мөһим җиңүе, фәннең дөньякүләм мәдәният мирасына керткән өлеше, – диде Алексей Песошин.

Шик юк: бу җиңү – Татарстан абруе һәм аның җитәкчеләренең бу өлкәдәге хезмәтенә дә зур бәя. Искәртеп үтик: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов – «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исә – мәдәни мирас объектларына аерым игътибар күрсәткән шәхес.

Белешмә өчен

*Татарстанда ЮНЕСКОга кергән 4 объект бар. Болар – Казан Кремленең тарихи-архитектура комплексы (2000 ел), Болгар тарихи-археология комплексы (2014), Успение соборы һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге монастыре (2017), Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре (2023).

 


Фикер өстәү