«ВТ» теләкләрне чынга ашыра! «Илнат Фәрхуллинны яратабыз, аны күрәсебез килә»

«Ватаным Татарстан» газетасында эшләвемне белгәч, Казанның 182 нче мәктәбендә укучы 12 яшьлек Әминә Фәрхетдинова хыялын әйткән иде. «Җырчы Илнат Фәрхуллинның иҗатын яратам. Сеңлем Мәрьям белән аны күрәсебез килә», – диде. Сабыйга ничек юк диясең инде! 

Икенче көнне үк җырчыга шалтыраттым. Ә ул исә шундук вакыт тапты. Шимбә көнне көндез буш икән. Тиз арада очрашу урынын билгеләдек. Илнат үзен яратып тыңлаучы сабыйның исемен, яшен, очрашуга кем белән киләсен белеште.

Сабыйның теләге өч көндә кабул булды. Җырчы белән очрашу мизгелләрен күрсәгез иде. Әминә Илнат абыйсының бар җырын яттан белә. Аның иҗатташ дусларын да исемләп әйтә. Телевизордан «Татар җыры»н Илнат абыйсы өчен каравын, Самара өлкәсенең Камышлы авылындагы Сабантуйда Илнатны күреп, янына барырга уңайсызлануын да сөйләде.

Илнат абыйлары очрашуга бүләкләр белән килгән. Кызларны сөендереп кенә калмады, аларны тәм-томнар белән сыйлады да. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырды. Ничек укуларын, нәрсә белән шөгыльләнүләрен дә сорады. Сабыйлар балкыды ул көнне. Әминәнең йөзеннән елмаю китмәде. Илнат абыйлары аларны үзенең концертына да чакырды.

– Балаларны бик яратам. Үземнең кызыма да –12 яшь. Сабыйлар хыялланырга һәм теләкләренең чынга ашуын күрергә тиеш. Җырларымны яратып тыңлаган, башкарган кызларга рәхмәт. Әле менә Әминә белән бергә концертымда берәр җыр да башкарырмын, – диде ул.

Форсаттан файдаланып, җырчының сәламәтлеге хакында да сораштык.

– Хәзер бар да яхшы. Пешкән урыннарым төзәлде инде. Минем өчен борчылган һәр тамашачыга рәхмәт. Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗиповка, район хастаханәсе табибларына рәхмәтлемен. Казанга күчмисеңме, дигәннәр иде. Район табиблары да бик яхшы карады. Әниемнең терәк булуы, үземнең тизрәк тереләсе килү, тамашачымның җылы сүзләре аякка бастырды, – ди Илнат Фәрхуллин.

Без исә, «Ватаным Татарстан» газетасы үтенечен кире какмаган, нәни кызларны сөендергән өчен, җырчыга рәхмәтлебез. Киләчәктә дә бергә дус булып яшик.

 

 


Фикер өстәү